Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2022, 15:15

Балтачта “Призывник көне” узды

Хәрби хезмәткә чакыру барган көннәрдә “Призывник көне” үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге чараны уздыру формасы елдан-ел матурлана һәм камилләшә бара.

Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды

Хәрби хезмәткә чакыру барган көннәрдә “Призывник көне” үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге чараны уздыру формасы елдан-ел матурлана һәм камилләшә бара.

Егетләр һәм кунаклар  район мәдәният йортына җыелдылар.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга сәламләү сүзе һәм изге теләкләр белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыгыш ясады.

—Сезнең белән горурланабыз. Сезгә зур ышаныч өметләр  баглыйбыз. Районыбызның  данын төшерми хезмәт итегез. Хезмәтне үтәп кайткач районны үстерү, аның икътисадын ныгытуга актив кушылырсыз дип уйлыйбыз һәм сезне туган якта көтеп калабыз, – диде шушы көннәрдә Ватанны сакларга юлланучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ары таба сүзне  Тәтешле һәм Балтач районнары Хәрби комиссары Ансар Арсланов  алды. Үз чыгышында ул армиядә хезмәт итү –ватанпәрвәрлек, тәртиплелек  кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыру мәктәбе, дип ассызыклады. Бу сыйфатлар һәр кешенең тормышында булырга тиеш, дип билгеләп үтте ул.

Районның сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Гали Сәрвәретдинов  Русия солдаты исеменә балтачлылар кайда гына хезмәт итсәләр дә тап төшермәскә  кирәклеген ассызыклады.

—Әти-әниләрегезнең лаеклы уллары булыгыз. Армиядә хезмәт итү – һәр ир-атның изге бурычы,—диде Гали Карам улы.

Армия сафларында хезмәт иткән Булат Гыйльфанов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм изге теләкләр белюллады.

Әлфия Рамазанова булачак солдатларның әти- әниләре исеменнән егетләргә хәер-фатиха бирү йөзеннән теләкләр җиткерде.

—Җәмгыятебез шулай корылган инде, элек-электән илне, Ватанны саклау ир-егетләрнең мактаулы һәм изге бурычы булып саналган. Тормышыбызның иминлеге дә күп нәрсәгә бәйле. Уңышлы хезмәт телибез, үзегезнең солдат булуыгыз белән горурланыгыз, ә иң мөһиме—исән-имин гаиләләрегезгә кире кайтыгыз,—диде Әлфия Кави кызы.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән Илһам Хәйруллин  лаеклы хезмәт итәчәкләрен белдерде. Ул үзенә һәм дусларына җиңел хезмәт итүләрен теләде һәм алар бу җаваплы юлны лаеклы узачакларын әйтте. 

Бу ватанпәрвәрлек рухындагы чарада Шәвъяды урта мәктәбе укучыларын  "Яшь армия" хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына кабул итү тантанасы узды.

“Яшь армия” челәр үзләрен чын патриотлар итеп саныйлар һәм әлеге хәрәкәтнең вәкиле булулары белән горурланалар.

 “Безнең  өчен яшь армияче булу – зур горурлык. Ватаныбызга тугрылыгыбызны  күрсәтү мөмкинлеге булуга без бик шат”, – диләр алар.

Чара ахырында  призывниклар һәм кунаклар өчен район мәдәният сарае хезмәткәрләре  тарафыннан  әзерләнгән  тематик концерт номерлары күрсәтелде. 

Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Балтачта “Призывник көне” узды
Автор:
Читайте нас: