Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2022, 19:00

Рәнҗү

...Аз булдымыни Зифаның Гәүһәргә көнләшеп караган чаклары?..

Рәнҗү
Рәнҗү

 

…Аз булдымыни Зифаның Гәүһәргә көнләшеп караган чаклары?..

 

Хикәя (2)

 

Аз булдымыни Зифаның Гәүһәргә көнләшеп караган чаклары? Көнләшмәслек идеме соң Гәүһәр? Ә бит моның сере Гәүһәрнең чибәрлегендә генә түгел иде. Түгел иде-е-е. Дөрес, сигезенчене тәмамлаганда, җыйнак гәүдәле, куе кара толымлы гүзәл кыз иде Гәүһәр. Чибәрлеккә килгәндә, Зифа да ярыйсы. Ә Гәүһәрнең моңы?! Бер сузып җибәрсә, сандугачлар көнләшер! Авылдагы бер генә концерт та Гәүһәр катнашлыгыннан башка үтмәде. Мәктәпнең урта классларында белем алган чагыннан сәхнә күрке, йолдызы итеп карадылар үзенә. Клубта аның җырлап, биеп күңел ачканын күрсә, йөрәге кузгала иде Зифаның. Биегәндә күпме егетләрнең куллары аның кулларын тота, нечкә биленә кагыла, ут чәчеп торган күзләренә карый. Ә мондый күңел ачулардан никтер читтә йөргән Зифа, аларга бар ни дә, юк ни... Әти-әнисе иркәсендә үскән бердәнбер сылу ике кулына бер эш белмәсә дә, авылда гына түгел, тирә-якта үзенә «Гәүһәр дә, Гәүһәр» дип кенә торалар, игътибар үзәгендә гел ул. Шулай булмый, Гәүһәрнең әтисе Зөфәр ындыр табагында мөдир. Тормышлары җитеш. Өс-башы да яңадан-яңа булды Гәүһәрнең. Район үзәгеннән автомагазин килсә, иң беренче ындыр табагына сугыла. Кешегә булмаган товар, затлы кием-салым Зөфәр кулы аша үтә. Килде-китте арасында зур-зур кешеләр дә ит, май, бал, башка нигъмәтне юнәтер исәп белән ындыр табагына юлланалар. Авылдашлары арасында артык мин-минләнеп йөрмәсә дә, үз дәрәҗәсен белгән, үз ягын чама белән булса да караган кеше инде Зөфәр. Зифа –ялгыз хатын Әнүзәнең бердәнбер юанычы. Зөфәрнең Сәлимәсе дә Әнүзә белән бригададагы төрле эшләрдә йөри. Нинди шайтан котыртты шул Сәлимәне, гомере буе ирен Әнүзәдән көнләште! Колхоз иген бирсә дә бахыр Зөфәрен талады. «Ятим хатынга күмәк хуҗалык малын таратасың, эш кушканда да аңа озак итеп карап торасың... Әнүзәңне уйлыйсың...» Авылда хәбәр тиз тарала, Зөфәрнең дә үзәгенә үткәч, әйткән ди Сәлимәсенә: «Җитте сиңа! Күп сөйләнсәң, юкка бәйләнсәң, чынлатып чыгып китәрмен дә барып Әнүзә белән яшәрмен!» Ярсуы аңын томалаган Сәлимәнең шул көнчеллеге җиткән кызы Гәүһәрнең дә холкында чагылыш тапмый калмады. Бала чакларыннан дус булып үскән Зифа Гәүһәр өчен «йөремтәл Әнүзә башмагы»на әйләнде, җае чыккан саен ахирәтен үртәде Гәүһәр. Ә бу коткыны салучы, билгеле, Сәлимә иде. Аз еламады Зифа ул елларда. Көн-төн эш дип, тормыш дип, балам дип янган анасына юлланган нахак сүзләргә әрнегәнен онытырлыкмыни. Бу сүзләрне яхшылыклар белән кире кагачагын күз алдына китереп, алдына матур максатлар билгеләп яшәде Зифа. Үзе генә белде Зифа ул чаклардагы өзгәләнүен. «Йөремтәл Әнүзә башмагы...» Кайдан килә адәм баласының башына шундый яман сүзләр? Яз, җәй, көзләрен таң атканда, кояш баеганда, йөзьяшәр өянкегә чыгып серләрен сөйләде Зифа. Елый-елый сөйләде. Иң якын кешесе әнисенең болай да яралы күңелен әрнетмим дип аңа да уртаклашмаган эч серләрен купшы тирәккә генә ачты.

– Нахак сүзләр белән рәнҗетә Гәүһәр. Бергә уйнап үскән кешедән шундый авыр сүзләр ишетүе бик авыр, их, тирәккәем... Нишләп минем әни йөремтәл булсын? Гомере буе ун бармак көче, акыл көче белән дөнья көтте, тормыш йөген ялгызы тартты, Аллаһы үзе моңа шаһит. Мине дә яхшылыкка өйрәтте. Гомерем буе үзенә рәхмәтлемен... – Кыз, яшьләренә буыла-буыла тирәккә кичерешләрен сөйли. Бераздан тынычлана да, өстәп куя: – Гәүһәр әйтә дип ялгыш юлга басмам. Дөнья кемнең кемлеген күрсәтер әле. Бүгенге көн белән генә яшәми кеше...

Җәйләрнең берсендә кызының өянкегә уртаклашкан кичерешләрен очраклы рәвештә Әнүзә дә ишетте.

– И, балам, уйлануларыңны сизә идем, бу кадәр утлар йотып йөргәнеңне белми идем, – диде. – Тормыш шулай сыный инде ул адәм баласын, ирсез хатын исем күтәрә дип, борынгылар белеп әйткәннәр. Сыналган сүзләр. Гомерем буе исемемне чыгарудан сакланырга тырыштым. Яманатым чыкмады, Сәлимә сүзе генә ул. Авылда аның да кем икәнен беләләр, минем дә... Кичер, балам, син аларны – кызын да, анасын да. Сабыр бул. Сабырлык белән үткәрергә кирәк авырлыкларны. Вакыт һәр нәрсәне үз урынына куя ул. Раббым Аллам, баламны хак, нахак бәлаләрдән үзең сакла... Әйдә, кызым, керик, вакыт та соң инде, – дип, Зифасын иңбашыннан кочып, өйгә әйдәде...

...Кулларына югары баллы аттестат алган кызларны колхоз идарәсе юллама белән педагогия училищесына укырга барырга күндерде.

– Укыган кеше – зур кеше инде, балам. Мин исән чакта кулыңа катыргы алып кал. Ә мин монда, Аллаһы боерса, яшәрмен әле, фатихамны бирәм, – диде ул вакытта инде хаклы ялга чыккан, 36 яшендә иреннән калып баласын ялгызы аякка бастырган Әнүзә.

Билгеләнгән көнне мәктәп директоры озатуында колхоз рәисен йөрткән «ГАЗ-69» машинасында Бәләбәйгә юлландылар. Бардылар. Икесе дә кабул ителделәр. Август азакларына килеп тулай торактан урын алырга кушып озатып калдылар. Гәүһәр юл буена сөйләшмәде, Зифа сүз кушса да, теләр-теләмәс кенә җаваплап барды. Классташының җен алыштырган кебек кыланышының сәбәбен соңыннан, укый башлагач кына аңлады Зифа. Кызның җырчы буласы килә иде. Ә монда, аның теләгенә каршы үгетләп, укытучы итәргә телиләр. Авылдагы тамашалардан соң «тәмле телле» ир-егетләр сүзенә ышанып аулак урыннарда әледән-әле куна калып, тора-бара авызына «шайтан суы» капкаларга да гадәтләнгән Гәүһәрдә педагогия училищесында уку кайгылары юк иде. Тулай торакта яшәп укыган кызлар курсташларының күпләп дәрес калдыруының ахыры яхшы тәмамланмаячагы турында искәрткәндә дә, чәчен-башын уйнатып йөргән Гәүһәр сүзне кыска тотты:

– Миңа акыл өйрәтмәгез!

...Ул көнне соңгы дәрес булмагач, башка кызлар магазин аша кайтырга булдылар. Зифа кайтып кергәндә, кичтән чыгып югалган, иртән кызлар дәрескә киткәндә исе-җиле дә булмаган, бите-күзе шешенгән Гәүһәр урын өстендә аунап ята иде. Авылдашын, классташын оялтырга, гарьләндерергә теләп күп сөйләде Зифа.

– Болай булсаң, укуыңнан колак кагасың бит, Гәүһәр...

– Укып кем мулла булган? Үзеңә чамалы акылны миңа сатканчы, бир бераз акча! Үтереп баш чатный, чыдый торган түгел, у-у-уххх...

Өметен өзгән Зифа башкача Гәүһәргә игътибар итмәде. Укырга йөрү түгел, кунарга да кайтса кайта, кайтмаса юк. Класс җитәкчеләре карт кына абзый иде, кисәтүләренең файдасы булмавын аңлагач, директорга чакыртып та карады. Ахырда, беренче яртыеллыкны да төгәлли алмаган Гәүһәр, укуыннан чыгарылып, авылга кайтып китте. Ата-ана, әлбәттә, бу хәлгә көенде. Башта Зөфәр биреште, сәламәтлеге какшады. Бала хәсрәте Сәлимәне дә сындырды. Мал-туарны да киметтеләр, тормышларының коты калмады... Ә Зифа тырышты. Авылда иң хөрмәтле укытучы булу иде хыялы.

 Аида Хәйртдинова


Фото: l.120-bal.ru

 Тулпар

Автор:
Читайте нас: