Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2022, 16:05

Кызыл Востокта яңа обелиск ачылды

Җиңү көне бәйрәме алдыннан  Кызыл Күл hәм кызыл Восток авылларының  Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашлар якты истәлегенә hәйкәл-обелиск ачылды.

Кызыл Востокта яңа обелиск ачылды
Кызыл Востокта яңа обелиск ачылды

Җиңү көне бәйрәме алдыннан  Кызыл Күл hәм кызыл Восток авылларының  Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашлар якты истәлегенә hәйкәл-обелиск ачылды.

Бу изге башлангыч белән шушы авылда туып-үскән – Рәдис Рәхимов  чыга. Аның идеясен авылдашлары да, авыл биләмәсе хакимияте дә хуплап кабул итә. Фронтта катнашкан авылдашларының исемлеген төзү буенча Нәвилә Кыямова hәм Асия Хаҗимуллиналар  зур эш башкарганнар. Һәм менә авылда зур бәйрәм—hәйкәл ачу тантанасы авылда яшәүчеләрне  hәм кунакларны бергә җыйды.

Чарада хатирәләр белән уртаклашу, активистларны тәбрикләү район мәдәният йорты хезмәткәрләренең берсеннән-берсе чагу  концерт номерлары белән үрелеп барды. 

1941 – 1945нче елларда Кызыл Күл hәм Кызыл Восток авылларыннан 58 кеше сугышка китә. Шуларның 27енә (Кызыл Востоктан—19, Кызыл Күлдән—8 кеше) туган якларына кайтырга насыйп булмый.

Сугыш бер йортны да читләп үтмәде дигән әйтем бар. Бу чыннан да шулай. Бер йорттан икешәр бертуганнар туган якларын кайтып күрә алмый.

Габделнафик Имаметдинов рота командиры, өлкән лейтенант дәрәҗәсендә Кызыл Йолдыз ордены кавалеры булып кайта. Шулай ук Габдинур Гатауллин hәм Шәих Саяповлар офицер булып кайталар.

Авыл халкын шундый истәлекле вакыйга hәм зур бәйрәм белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Шәймөхәмәтов, Кызыл Күл авылында туып-үсеп, әлеге вакытта Югары Карыш авылында яшәүче Нәвилә Кыямова hәм Рәдис  Рәхимов тәбрикләп уздылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Әлбәттә, шатлыклы күз яшьләре аша килгән Җиңү бәйрәмнәре ел саен дулкынландыргыч үтә. Әлеге чарада да илебез азатлыгы өчен гомерләрен аямый сугышкан hәм башларын салган авылдашларын исемләп искә алганда беркем дә күз яшьләрен тыя алмады. Бер гаиләдән 2-3 кеше – әтиләре белән уллары, фронтка китеп, туган  якларына кире кайтмаганнар. Аларны авылдашлары бер минут тынлык белән искә алды hәм яңа hәйкәлгә бер-бер артлы чәчәкләр салды.

“Үзәк” мәчетенең имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов, үз чиратында, обелиск  авыл халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килүен әйтеп, бу изге гамәлне башкарган hәркемгә олы рәхмәтләрен белдереп безнең арада булмаган яугирләрнең hәм батыр авылдашларның рухына догалар юллап узды.

Обелискны тантаналы ачу хокукы район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы, авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Әхнәф улы hәм hәйкәлне төзүдә күп көч салган Рәдис Акрам улына бирелде.

 Бөек Ватан сугышында катнашучыларның  тиңдәшсез батырлыгын искә алып, исәннәр алдында баш  иеп, шаhит киткәннәргә дога кылып, яшь буынны Ватанны яратырга өндәп, илгә тынычлык, ямьле көннәр, матур киләчәк теләп уздырылган митингка авыл кешеләре,  ветераннар,  дин әhелләре hәм  балалар да җыелган иде.

Кызыл Востокта яңа обелиск ачылды
Кызыл Востокта яңа обелиск ачылды
Кызыл Востокта яңа обелиск ачылды
Кызыл Востокта яңа обелиск ачылды
Кызыл Востокта яңа обелиск ачылды
Кызыл Востокта яңа обелиск ачылды
Автор:
Читайте нас: