Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә Сабит Шонтакбаев 8нче кат кәрнизенә эләгеп калган баланы коткаруы турында хәбәр, видео күптән халык соклануын яулады. Батыр ир биектән үзе дә егылып төшеп китмәсен дип хәйран калды карап торучылар. Баланы да коткарды, үзе дә исән-имин калды Сабит.
Батыр иргә фатир бүләк иткәннәр һәм кредит бурычларын капларга ярдәм итүләре турында телеграм челтәрендә яхшы хәбәр бар.
Һәркем дә сигезенче каттагы ачык тәрәзәдән чыгып бу эшне башкарыр дип булмый. Батыр Сабит, сүз юк...