Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2022, 08:41

8-17 яшьлек балалар өчен яңа пособиеләрне түли башладылар

Финанс ярдәменең уртача күләме һәр балага 6 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.  

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге өч миллион ярым балага хөкүмәт ярдәм күрсәтәчәк, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости сайтында язылган.

"8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен керемнәре аз булган гаиләләргә  бүген яңа айлык пособиеләрне түләү башлана. Инде 2,5 миллионнан артык гариза килгән", –  дип хәбәр итте хөкүмәт рәисе.

Финанс ярдәменең уртача күләме һәр балага 6 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Акчалата ярдәм дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле үзәкләр яки Пенсия фонды аша гариза биргән ата-аналарның банк карталарына күчереләчәк яки Русия Почтасы ярдәмендә тапшырылачак.

 

Автор:
Читайте нас: