Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2022, 13:34

Восток авылында обелиск ачу

Восток авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның тулы исемлеге язылган обелиск ачылды.

8нче майда Восток авылында зур тантана үтте. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев авыл халкын олы бәйрәм уңаеннан тәбрикләде һәм ихлас теләкләрен юллады. Бөек Җиңүне якынайткан востоклыларның исемнәре обелискта мәңгеләштерелде. Совет солдатының батырлыгы мәңгелек.  Беркем дә, берни дә онытылмады. Дөньяны фашизмнан азат иткән солдат исемнәре тарих битләрендә урын алды.

Восток авылында  обелиск ачу
Восток авылында  обелиск ачу
Восток авылында  обелиск ачу
Восток авылында обелиск ачу
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: