Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2022, 10:54

Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде

Нөркә авылы бердәм халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгын яңартылган hәйкәл белән каршы алды.

Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде

Нөркә авылы бердәм халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгын яңартылган hәйкәл белән каршы алды.

Авыл халкы тарих битләренә дәhшәтлелеге белән кереп калган аяусыз сугыштагы Җиңү көнен зур әзерлек hәм күңелләрдә ташыган горурлык хисе белән каршы алды. Агымдагы елда бу бәйрәм нөркәлеләр өчен тагын бер вакыйга белән истәлекле булды: Бөек Ватан сугышында hәлак булган якташлар хөрмәтенә hәйкәл төзекләндерелде hәм яңартылды.

Җиңү көне – мәңгелек бәйрәм, ул hәммәбез өчен дә әhәмиятле. Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә урап узмаган. Нөркә  авылында яшәүчеләр дә кулларына фронтта катнашкан әти-зур әтиләренең, туганнарының фотоларын тотып килгән.

Авылдан  Бөек Ватан сугышына 240  кеше китә, шуларның нибары 118енә генә туган якларына кайтырга насыйп була.

Илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән батыр якташлар истәлегенә hәйкәлне яңарту – авыл халкының күптәнге хыялы. Менә, ниhаять, ул тормышка ашты. Әлеге hәйкәл Бөек Ватан сугышында яу кырларында ятып калган, җиңү яулап туган җиренә исән-имин кайткан hәм илебез мәнфәгатенә тырыш хезмәт салган ветераннар хөрмәтенә  Нөркә авыл биләмәсе исәбеннән төзекләндерелде, яңартылды.

Нөркәлеләрне  шундый истәлекле вакыйга hәм зур бәйрәм белән район Хакимияте  башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, авыл биләмәсе башлыгы Флидә Гыйндуллина, Мәгариф отличнигы hәм ветеран укытучы Флидә Хәйруллина, шушы авылда туып үскән hәм гел ярдәм кулы сузган  Рәшит Хәйруллин, подрядчы Марат Хәйруллин тәбрикләп уздылар hәм иң изге теләкләрен җиткерделәр. 

Ары таба яуда ятып калган авылдашлар рухына дога кылу өчен авыл мәчете имам-хатибы Нәзир хәзрәткә сүз бирелде.

Тантанага чакырылган шул чорның барлык михнәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әби-бабайларның да авылдашларына әйтер сүзләре бар иде, шулай да теләкләре hәммәсенең дә бер: башкача сугышлар булмасын, илебез тыныч, күк  йөзе  аяз булсын!

Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Нөркә авылында һәйкәл төзекләндерелде
Автор:
Читайте нас: