Үткән гасырның 70нче еллары. Мәгариф бүлеге мөдире Яхъя Мөниров мине, яшь белгечне, Тучыбай урта мәктәбенең директорын, Көндәшле урта мәктәбенең уку-укыту эшләрендәге уңышларын hәм эш стилен күзәтергә бер атналык командировкага җибәрде.
Билгеле, тарих дәресләрен укыту, укытучыларның методик алымнарын өйрәнүне тикшерү комиссиясенең җитәкчесе Ханифҗан Мостафин миңа йөкләтте. Шунда беренче тапкыр бик ыспай, офицерларча пөхтә киенгән, көр тавышлы, ышанычлы адымнар белән мәктәп коридорыннан атлап баручы олы яшьләрдәге укытучы белән таныштырдылар. Бөек Ватан сугышы ветераны, Тушкыр башкорты Васфи Галишан улы Галишанов, мәктәптә тарих hәм җәмгыять белеме укытучысы шушы икән. Тарих бүлмәсенә алып кереп китте. Үз фәне буенча төбәк методик берләшмәнең җитәкчесе икән. Күренеп тә тора: үз эшенең остасы, профессиясенә җаны-тәне белән бирелгән, башкорт халкының тарихын өйрәнгән тынгысыз укытучы.
Биографиясе белән танышып үткәндә: Балтач районы Тушкыр авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә 1921нче елның июнь аенда туган. Совет Армиясенә киткәнче үк (1939-1940) Аскын районы Мота-Елга авылында башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1939нчы елдан ВЛКСМ әгъзасы булган. ВКП (б) сафларына хәрби хезмәттә үзен үрнәкле итеп күрсәткән. Яшьлек хыялы—офицер булу hәм туган ил хәрби көчләре составында үзенең хезмәтен күрсәтү. 1940нчы елның азагында Киев Махсус Хәрби округының 12нче танк дивизиясендә полк мәктәбендә радист-телеграфист hөнәренә өйрәнеп чыга. Нәкъ шул вакыттан аның сугыш юллары башланып китә.
1941нче ел Васфи Галишанов өчен үтә сынаулы була. Ровенск өлкәсенең Гоща калкулыгында дошман белән беренче каты бәрелеш аның өчен беренче имтихан була. Көнбатыштан өскә кара яу булып килгән фашист гаскәрләре Совет солдатлары белән очрашып, шундый көчле каршы торуны күзалламаганнардыр. 1943 елның январенә кадәр 15нче танк бригадасында радист-укчы булып сугышта катнаша.
Васфи Галишановның белемле офицер икәнен аңлап Көньяк фронтның Сталинград шәhәренең Хәрби-Политик училищесына укырга җибәрәләр. Югары составтагы командирлар корпусы төзү нияте белән, сугышта осталык үрнәге күрсәтүчеләрне тәрбияләү өчен Кызыл байраклы Ленин исемендәге Мәскәүдәге политучилищега 200 иң яхшы хәзерлекле курсантларны алалар. Алар арасында Тушкыр башкорты Васфи Галишанов та була. 1944нче елның февралендә „Лейтенант” дәрәҗәсендә тәмамлый. Монда алган белемен яшь офицер 3нче Украина фронтында күрсәтә, инициативалы командир икәнен билгели hәм комсорг итеп билгеләнә. 189нчы Гвардия дивизиясендә Галишановка „Гвардия өлкән лейтенанты” исеме бирелә. Ул үзе сугыш вакытында үрнәк күрсәтеп иң алдан бара, үзе солдатларны дәртләндерә. „Туган ил өчен”, „Сталин өчен” дип алга омтылганкомандир рядовой сугышчыларга батырлык hәм кыюлыкка оран сала. Хәрби төркемнәрнең уңышы командирның акыллы тактик булуыннан тора. Васфи Галишановның көчле стратег булуы бер юнәлештә баручы полк командирларына билгеле була. Чик буена якынлашкан саен җиңүгә омтылыш арта бара. Үз йорты-иле өчен сугышканда адәм баласы дошманга арысландай ташлана.
Днестрны гизеп чыккан өчен, Яссы-Кишинев операциясендә батырлыклары hәм Дунайны кичкән өчен Мактау hәм Рәхмәт кәгазләре белән бүләкләнә якташыбыз. Бу рәсми документлар геройның шәхси архивында бүген дә сакланалар. Өлкән лейтенант турында „Красная Башкирия” 1944 елның 15нче июлендә фронт хәбәрчесе hәм гвардия капитаны В. Колобанов Галишанов турында сугыш кырыннан түбәндәгеләрне яза:
“ Офицеры, свернув цигарки, вышли из тесной землянки командира батальона и скрылись в извилистых ходах сообщений, спеша в свои подразделения.
Обстановка до предела напряженная. Немцы всеми всеми силами старались отбросить на западный берег Днестра, ликвидировать наш задне днестровский плацдарм. Такие попытки они предприняли и справа, и слева — на соседних участках фронта. Были попытки врага вклиниться в боевые порядки инашей части. Трупы немцев еще и сейчас валяются в нейтральной зоне. Но каждому было ясно, что гитлеровцы сделают более крупную попытку прорвать оборону
гвардейцев. Надо быть начеку, надо быть бдительными. Об этом ‚ собственно, и говорил начальник штаба лейтенант Галишанов. После официальной беседы мы разгооворились о Башкирии, об общих знакомых. Васфий Галишанов рассказывал о природе Аскинского района, где он работал учителем в селе Мута-Елга, о брате Зиганше, который как и он ‚ дерется против немцев, о тех теплых письмах, в
которых старая Гельмикамал, сматеринской просит Васфия беречь себя и здоровым вернуться домой.
—Беспокоится старая. А я и не думаю погибать, товарищ капитан,—серьезно говорит он.
—Да сейчас обидно погибнуть. Шутка ли три года воевал:
дрался в тылу у немцев, бился за Ростов, Барвенково, Лозовую, за Изюм, Орджоникидзе и Моздок! Сколько сотен километров пройдено по родной земле! Трижды был ранен,и ничего — выжил. А теперь, когда видишь скорую победу, умирать вовсе не охота...
Страшный грохот прервал нашу беседу: сотни немецких орудий заговорили одновременно. Они били по переднему краю, по нашим батареям. Как легкие щепки, взлетели в воздух дубовые бревна недостроеннного дзота, дрожала земля, осыпаясь в траншеях, в землянках.
Было ясно,что противник начал наступление. Как молния, сознание прорезала единственная мысль: туда, на передний край!
Бой разгорелся на левом фланге. Под прикрытием восьми „фердинандов” и средних танков около 700 немцев упорно стремились к нашим траншеям. Но вот заговорили наши пушки, минометы, пулеметы. Уже подбиты два „Фердинанта”, два легких танка, перебиты десятки фрицев и ганцев, уже залег противник, вытерпев ответного шквального огня.
—Справа в траншее немцы! —крик как молния, обжег людей.
Отбив атаку слева, мы бросились по траншее направо. Но там уже был наведен порядок. На месте, куда просочились немцы ‚ мы увидели трупы врагов да склонившегося лейтенанта Галишанова, который старательно перевязывал раненого бойца.
Оказалось, что немцам удалось пройти на стыке подразделений и залечь в нашей траншее. Увидев опасность, лейтенант Галишанов организовал группу бойцов,они забросали противника гранатами, а тех, которые пустились наутек, расстреляли из автоматов и ручных пулеметов.
Долго еще кипел бой. Противник нанес трижды яростные атаки, но они не увенчались успехом.И все время в ходе боя Галишанов, с гранатами за поясом и пистолетом в руке, переходил из одного подразделения в другое, воодушевляя бойцов.
Лишь поздно вечером, когда бой прекратился, лейтенант Галишанов вернулся на командный пункт батальона и устало свалился на нары”.
Васфи Галишановның хәрби наградалары: „Кавказны саклаган өчен”, „Будапештны азат икән өчен”, „Германияне җиңгән өчен”, „Юбилей медальләре”, Болгариянең „Ватан сугышы” медале hәм „Кызыл Йолдыз” ордены.
ВКП (б) әгъзасына 1942 июнендә Көньяк фронтның 15нче танк бригадасының политбүлегендә кабул ителә. Коммунист буларак сугышчы Галишанов Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австрия җирләрен үтеп җиңүчебез туган иленә кайта.
Хәмдия Хакимҗан кызына өйләнеп, матур тормыш коралар hәм 4 балага гомер бирәләр. 1946 елның 1нче августында Көндәшле җидееллык мәктәбендә физкультура hәм математика укытучысы булып эшли башлый. Монда мөhим эшне башкарырга аның белеме hәм педагогикага булган мөхәббәте җитәрлек була. Икенче елны аны Чокалы, аннары туган авылы Тушкыр җидееллык мәктәбенә директор итеп тәгәенлиләр.
1950—1953нче елларда Асавка мәктәбендә Советлар Союзы герое Улмәс Шакиров белән бер коллективта эшләү бәхете тия.
1954—1955нче елларда Жданов исемендәге колхозның председателе булып эшли. Мата, Штәнде урта мәктәпләрендә эшләргә дә өлгерә. Тормыш аны районның төрле коллективларында эшләргә өйрәтә. Ниhаять, ул үзе яраткан, күңеле тарткан мәктәпкә—Көндәшле җидееллык мәктәбенә директор, тарих hәм георграфия укытучысы булып кайта.
Безнең Көндәшледәге әңгәмәбез искиткеч эчтәлекле, тирән мәгънәле hәм эшлекле булды. Исең китеп тыңларлык язмыш. Васфи абыйның тирән белемле, тормышның ачысын—төчесен күргән ил агасы булуына инандым. Сүзгә оста, ачык күңелле Васфи Галишан улы тормыштан, үткән юлыннан, гаиләсеннән, укытып чыгарган укучыларының хезмәт уңышларыннан hәм хезмәттәшләреннән канәгать. Көчле баритон тавышы белән ихлас шатланып көлә. Ул шатланганда тирә-як тыңлап тора кебек. Алай дөньяны hәм яшәешне чын күңелдән яраткан, фанилыкның кадерен белгәннәр генә куана.
Гвардия капитаны Васфи Галишанов үрнәкле укытучы, кадерле әти, күренекле җитәкче hәм тарихчы турында бик күп материал калган. Алар район музеенда урын алыр дип ышаныйк.
Ханис ХАҖИМОВ.