Озак еллар бергә тату тормыш кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Аларга каршы торырлык, ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч янамый. Һичшиксез андый парлар янәшәбездә шактый күп. Шундыйларның берсе – Түбән Карыш авылында яшәүче Зөhрә Вафый кызы hәм Эдип Мәснәви улы Сәхәповлар. 35 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр алар. Бер-берсенә бүген дә сөеп караган Сәхәповларны өлкәннәр диеп әйтергә тел дә әйләнми. Алардагы дәрт-илhамга hәм бар дөньяны яратып яшәүләренә карап көнләшерлек.
Гаилә башлыгы Эдип Мәснәви улы бар эшкә дә оста кеше. Ул 25 ел Калинин исемендәге колхозның Түбән Карыш авылының ындыр табагының мөдире булып эшләде. „Райсельхозтехника” берләшмәсенең Карыш филиалында тракторларның арткы күчәрләрен җыючы булып та эшләп өлгерде. Әдип Мәснәви улы эшләгән эшендә hәрчак хөрмәт казанды. Аның иплелеге, тәрбиялелеге hәр хәрәкәтендә күзгә чагыла.
Восток авылы кызы Зөhрә белән соклангыч тормыш корып, игелекле балалар үстерделәр. Бүген алар барсының да кадерле кешеләре булып хөрмәттә яшиләр.
Зөhрә Вафый кызы бар кунакларын да ачык йөзе белән балкып, зәңгәр күзләреннән нур бөркеп, матур итеп елмаеп hәм җылылык белән каршы ала. Әгәр дә аның бар булмышын бер-ике сүз белән генә әйтергә булса, „Канатлы Зөhрә” дип җавап бирергә була. Бу сүз аның хезмәтенә дә, тормышына да тулысынча туры килә.
Ике кызы һәм бер улына тормыш бүләк иткән, оныкларына зурәни булган кеше нәкъ шундый булырга тиештер ул. Аның йөрәге барсына да җитәрлек. Шундый мәхәббәт hәм назны ничек сыйдыра икән ул? Мөгаен, күңеле матур булгангадыр, матур тормыш юлы кичергәнгәдер.
—Мин тумышым белән урман кызы, гел урманда гына үстем дисәм дә хата булмас. Чөнки әтием гүзәл табигатьле Восток авылы урманнарын үз итте, гомерен урман хуҗалыгына багышлады. Аның табигатькә булган олы мәхәббәте әнкәемә hәм безгә күчте. Мин әле дә, балачагым үткән Восток авылына кайтсам, урманнарга сәяхәткә ашыгам. Икенче туган ягым итеп күргән Карыш якларында яшәгәндә, балаларымны кечкенә чакларыннан табигатьне сакларга hәм якларга өйрәттем. Урман ягында үскән кешенең күңеле дә табигатьтән аерылгысыз була икән,— ди Зөhрә Вафый кызы.
Тормыш иптәше Эдип Мәснәви улы турында ул: „Тирә яктагы данлыклы көрәшче, сабантуй батыры. Авылның иң шәп егетен каратып, башка кызлар алдында үз өстенлегемне күрсәтү теләге дә булгандыр инде”,—дип елмайды.
Дүрт бүлмәле өйләре матур итеп чисталык hәм зәвык белән җыештырылган. Юыну, аш бүлмәсендә бөтен нәрсә үз урынында, пакълек hәм пөхтәлек. Яктылыгы бөркеп торган бүлмәләрнең берсен күрсәтеп Зөхрә Вафый кызы:
—Монда әни яшәде,—ди. Каенанам миңа үз әнием кебек булды. Әни җылысына, назына гомеребез буена мохтаҗ бит без. Әйе, сирәк киленнәр генә каенанасын үз әнисенә тиңли. Зөhрә Сәхапова шул кадәр җылы итеп искә ала каенанасын Рабигә әбине.
—Үз әнием „Бәхетле булыгыз” дип теләгәндер инде, шуңа тормышта бар да уңай килеп торды,—дип шатлана ул. Бәлки шулайдыр да. Уңганлык та бәхет китергәндер. Кешеләр белән уртак тел таба белү, тырышу, туганнар hәм балалар белән аңлашып яшәү бәхетне камилләштергәндер.
Зөhрә Вафый кызы бөтен яклап та сәләтле шәхес. Бик матур җырлый, оста бии, күбәләктәй җиңел талпынып, ирешүләрдән тукталып калмый торган кеше ул. Бу осталыклары аның сайлаган hөнәренә дә ифрат җылы мөнәсәбәтләрен раслый. Ул иманлы кеше дә. Әкренләп кенә намаз, ураза серләрен өйрәнә.
—Карт әниемнең, күршедәге әбиләрнең намаз укыганнарын күрә идем. Олы кешеләр шулай итергә тиешләр, дип уйлый идем. Карт әни намаз укыганда, мин дә идәнгә яулык җәеп, аңа охшатып хәрәкәтләнә идем,—ди Зөhрә Сәхәпова.
Үз гомерендә ул бухгалтер, почта хезмәткәре hәм социаль хезмәт эшчесе вазыйфаларын башкарды. Һәм әле дә башкара.
Бакчасында нинди генә агачлар үсми: карлыган, чия, виноград, груша һәм слива. Киләчәктә куаклар hәм агачлар санын тагы да арттырырга тели. Бакчадагы чәчәкләрнең дә исәбе-хисабы юк.
—Ә гөлләргә мәхәббәт инде әнидән килгәндер, мөгаен. Ул да исән чагында гөлләр үстерергә яратты. Мактану булмасын, тәрәзә төбеннән чәчәкле гөлләрнең бер дә өзелгәне юк. Алар барсы да—минем якын сердәшләрем,—ди Зөhрә Вафый кызы.
Кеше бу тормышта үз абасын табырга тиеш. Әгәр яшьлек язларында ялгышып кеше абасына утырып китсәң, синең бәхетең тулы булмаячак. Еллар үткәч, акны-карадан аера башлагач син үз араңны эзләп китәчәксең. Чөнки бу дөньяда Һәркемнең үз арбасы, үз җыры булырга тиеш.
Зөhрә Вафый кызы hәм Эдип Мәснәви улы Сәхәповлар үз арбаларын, җырларын таптылар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була беләләр. Бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәү, өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлилли.
Рәвил ФӘРӘРЕТДИНОВ.