Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2022, 08:58

"Җиңү урманы" акциясенә ихлас кушылып

Балтачтылар Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен корбан иткән туганнары истәлегенә агач утыртты.  #Хәтербакчасы проекты кысаларында үткәрелә торган #Җиңүурманы акциясе мәйданында 4 меңнән артык үсенте утыртылды.

Балтачтылар   Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен корбан иткән туганнары һәм якыннары истәлегенә агач утыртты. #Хәтербакчасы проекты кысаларында үткәрелә торган #Җиңүурманы акциясе мәйданында 4 меңнән артык ]үсенте утыртылды.

"Акция - символик вакыйга! Һәрбер агач, яңа тормыш кебек!  Агач утырткан һәр кеше яңа урман тууга өлеш кертте, димәк, үзенең әһәмиятле эзен калдырды. Шундый ук  якташлар белән бергә туган Көнтүгеш авылында агачлар утырттык. Безнең утырткан алмагачлар, черешняләр, грушалар, юкәләр үсәр һәм минем кече ватанымның бизәге булыр дип ышанам",— дип язган үз социаль битләрендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Саваплы эш башкару күңел байлыгын чагылдыра.

 

"Җиңү урманы" акциясенә ихлас кушылып
"Җиңү урманы" акциясенә ихлас кушылып
"Җиңү урманы" акциясенә ихлас кушылып
"Җиңү урманы" акциясенә ихлас кушылып
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: