

5 май көнне Балтач районы “Хәтер җире” республика марафонына кушылды. Ул Русия герое – Генерал Миңлегали Шәйморатовның булачак hәйкәле нигезенә җир тутырылган гильзаны салуга багышлана. “Сагышлы Ана” мемориаль комплексыннан тантаналы рәвештә җир тапшырылды.
Ватаппәрвәрлек рухындагы чара “Сагышлы Ана” мемориалына веноклар hәм чәчәкләр салудан башланды.
“Бу масштаблы акция юкка гына Башкортстанда старт алмады. Нәкъ шушы көннәрдә 1945 елның 25нче апреленнән алып 8нче маена кадәр Берлин операциясе барган. Анда данлыклы 112нче башкорт кавалерия дивизиясе катнашкан”, – дип сәламләде марафонда катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.
Әлеге чараның кульминацион мизгеле— Флорид Буләковның “Шәйморатов Генерал” спектакленнән өзек булды.
Балтач районы туфрагын тапшыру хокукы сугыш хәрәкәтләре ветераны Эдуард Хәйбрахманов белән яшь армиячегә бирелде. Аны, 6 май көнне, тантаналы рәвештә Яңавыл шәhәрендә тапшырачаклар.
Республика марафоны Башкортстан Республикасының барлык районнарыннан hәм шәhәрләреннән китереләчәк җир салынган гильзаларны hәйкәл нигезенә салу максатында үткәрелә.