Сугышның беренче көненнән дистәләгән, йөзләгән ир-егетләр фронтка киткән. Авылларда калган аналар, хатыннар hәм балалар бихисап кара кайгылы хәбәр хатлары алганнар.
Әйе, илбасарларның, дошманнарның исемнәре күптән онытылган, ә батырларның исемнәре мәңге яши. Каhарман авылдашларыбыз җиңү яулап туган илебезгә кайтуына 77 ел узгач Бигелде hәм Богдан авылларының уртасында алар хөрмәтенә обелисклар калкып чыкты. Һәйкәл ташларына яу кырында ятып калган якташларыбызның да, исән-имин кайтып илгә хезмәт салган ветераннарыбызның да исемнәре уеп язылган.
Бигелде авылыннан сугыш кырларына 143 кеше алына. Аларның 68 вафат була. Фронт кырларыннан исән-имин 75 яугир туган якларына кире әйләнеп кайта. Сугышка китүчеләр арасында бердән-бер хатын-кыз—Шәмгыя Ситдыйкова да була. Ул Бөек Җиңүне яулап 1947нче елда туган авылына кайта.
Җирле инициативаларга ярдәм итү программасы нигезендә hәм авыл халкы ярдәме белән Бигелде авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларының якты истәлегенә hәйкәл-обелиск ачылды.
Безнең арада булмаган яугирләрне, батыр авылдашлар рухына Бигелде авылы мулласы Әнвәр Зиннәт улы догалар юллап узды.
Ә Богдан авылыннан сугышка 261 кеше алына. Бер гаиләдән бишәр-алтышар бертуган Ватан сагына баскан очраклар да күп була. 163 кеше—Богдан авылының тимер өзәрлек, егәрле ир-егетләре Ватаныбыз иминлеге өчен башларын салганнар. Һәр гаилә тарихында сугышның эзе, кайгылы ярасы бар.
Әлеге Богдан авылындагы hәйкәл Бердәм Русия „Реаль эшләр” проекты чикләрендә авыл халкы hәм авылдан читтә яшәгән якташлар ярдәмендә төзелде. Һәйкәл ташларында сугышта hәлак булган 163 яугирнең, Җиңү яулап туган җиренә исин-имин кайткан, илебез мәнфәгатенә тырыш хезмәтен салган 98 ветеранның исемнәре мәңгеләштерелгән.
Яуда ятып калган авылдашлар рухына дога кылу өчен авыл имам-хатибы Хәнүс Гыйләҗевка сүз бирелде.
Бигелде hәм Богдан авылларындагы hәйкәл-обелискларны тантананлы ачу хокукы район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл биләмәләре башлыклары—Лениза Рамазанова hәм Рәзиф Ахунов, авыл старосталары—Хәнүс Гыйләҗев hәм Газнәви Мусин, подрядчы Марат Хәйруллинга бирелде.
Җирдә яшәгән hәркем дә дөньяда иң мөhиме—тынычлык булуын белә. Бүгенге матур hәм тыныч тормышта яшәвебез белән без сугышта баш салган ата-бабаларыбызга, җиңүне якынлаштыруга көчләрен жәлләмәгән тыл эшчәннәренә бурычлыбыз, аларга ихтирамыбыз чиксез.
Бу тантаналы чара обелиск ачу гына түгел, горурланырлык үткәнебезгә еллар узгач карау, тарихыбызны барлау, яу кырында ятып калган туганнарыбыз каршында башларыбызны иеп, безгә бүләк иткән тыныч тормыш өчен тирән рәхмәтләребезне белдерү hәм авылдашлар каршында туганлык җепләрен ныгыту да булды.