Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 Май 2022, 08:55

Зират коймалары яңартылды

Асавка авылы халкы үз тырышлыгы белән татар зираты  коймаларын яңартты.

Зират коймалары яңартылды
Зират коймалары яңартылды

Асавка авылы халкы үз тырышлыгы белән татар зираты  коймаларын яңартты.

Адәм баласының соңгы йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.

Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез.

Асавка  авылының татар зираты да гел чистартылып тора. Ел саен өмәләр уздырыла. Шулай да зиратның коймасы күптәннән корылган булу сәбәпле, тузган иде. Шуңа күрә авыл халкы үткән елны бергәләшеп  акча җыеп  зират коймасын төзекләндерергә  кирәк дигән уртак фикергә килде, Тушкыр авыл биләмәсе  башлыгы Булат Әгъләмов  бу фикерне хуплады.

Авыл халкы бердәм булып эшләгән. Шундый күркәм өмәләрне оештыручы Фәния Муллаярова эшләнәсе эшләр әле күплегенә басым ясый.

—Авыл халкының ярдәме белән мәңгелек йортыбызда зур эшләр башкаруыбызга бик куанабыз. Әлеге өмәне  башкаруда өлеше кергән һәркемгә Аллаһының мең рәхмәте яусын, —ди ул.

Олы эшкә башлангыч салынган. Әлбәттә, зиратта өмәләр әле дәвам итәчәк. Мәңгелек йортлар  ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булачак, күңелләрдә дә тынычлык урнашыр.

Автор:
Читайте нас: