Дәүләт Думасында ЛДПР партиясе җитәкчесе вазифасын башкаручы Леонид Слуцкий Русия халкына кышкы яки язгы бәйрәмнәрдә күбрәк ял көннәре бирергә кирәк дип саный. Бу хакта "Российская газета" сайтында хәбәр ителә.
"ЛДПР партиясе еллык 28 көн отпускка тагын җиде ял көне өстәргә тәкъдим итә", - диде ул партиянең 1 май бәйрәме акциясендә.
Леонид Слуцкий сүзләренчә, өстәмә ялларны һәркем үзе теләгәнчә – Яңа елда як май бәйрәмнәрендә куллана алачак.