Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2022, 09:24

Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау

Балтач районы территориясендә яшүсмерләр hәм яшьләр арасында хокук бозуларга каршы көрәш буенча төрле чаралар уза.

Хәзерге җәмгыятьтә хокук бозучы яшүсмерләр проблемасы иң катлаулы hәм каршылыклы проблемаларның берсе булып тора. Кызганычка каршы, яшүсмерләр  үзләре кылган хокукка каршы гамәлләрнең нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми.

Балтач районы территориясендә яшүсмерләр hәм яшьләр арасында хокук бозуларга каршы көрәш буенча төрле  чаралар уза.

—Башкортстан Республикасының төньяк районара үзәгенең "Төньяк" Гаилә хезмәте белгечләре балалар китапханәсе, балалар иҗат үзәге hәм район үзәгенең белем бирү учреждениеләре белән берлектә “Гаилә яллары” үткәрәләр.

—Социаль педагоглар hәм психологлар тарафыннан балигъ булмаганнар белән тәрбия hәм индивидуаль-профилактик  эш оештырылган.

—“Романтик”  яшүсмерләр клубы  белгечләре тарафыннан балигъ булмаганнарның клуб мәнфәгатьләре буенча шөгыльләнүне максималь колачлау өчен төрле учётларда торучылар турында  мәгълүматлар банкы төзелде. Яшүсмерләр клубы балалар  арасында хокук бозуларны профилактикалауның бер төре буларак,  дәрестән тыш вакытта эш белән тәэмин ителешенә зур игътибар бирә. "Романтик" яшүсмерләр клубында "Юнармия" Бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте эшли. Аның  төп бурычларыннан берсе—балалар hәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелек, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген кисәтү. Шулай ук, хокук бозуларны, күзәтүчесезлекне hәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан каникуллар вакытында “комендант сәгате” эшли.

Яшьләр арасында җинаятьләрне hәм хокук бозуларны алдан кисәтү гаилә, шулай ук мәктәпләр hәм ял итү учреждениеләренең төп бурычы булып тора. Бу мәсьәләдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да мөhим роль уйный. Кагыéдә буларак, яшь чакта ялгышканнар киләчәктә ешрак җинаятьче булалар, шуңа күрә җинаятьләрне hәм хокук бозуларны иртә кисәтү—ата-аналарның, укытучыларның, тренерларның, җитәкчеләрнең hәм,әлбәттә, дәүләтнең  мөhим бурычы булып тора.

Гүзәл МУЛЛАХМӘТОВА,

балалар hәм яшьләр белән эшләү бүлеге белгече.

Автор:
Читайте нас: