Җәмгыять
27 Апреля 2022, 07:44

Депрессия халәте турында сез беләсезме?

Балтач үзәк район хастаханәсе табиб-психиатры Гүзәл Шәймиева аңлата. 

Бүген депрессия дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң икенче урынга чыга.

Тормышның катлаулылыгы, бигрәк тә хәзерге заман шартларында, тискәре мәгълүмат, көндәшлек, уңышсызлыклар, көнчеллек hәм начар теләктә булу, әлбәттә, кешеләрдә авыр рухи халәт тудыра. Кеше үзенә җәмгыять сала торган таләпләрне hәм йөкләмәләрне үти алмавын күреп, үз-үзенә ышанычы кими, бар нәрсә аның ышанычын акламый. Шулай ул депрессиягә дучар була.

Классик депрессияне ары табангы билгеләр  билгели: кәефсез булу,  фикерләүнең авырынаюы hәм акрын  хәрәкәтчәнлек.

Моннан тыш, депрессияле тайпылышлар өчен шатлану сәләтен югалту, ихтыярсызлык, инициативасызлык, мәнфәгатьләрне hәм эшкә сәләтне киметү хас. Депрессиянең вегетатив чагылышларына эчке киеренкелек, арыганлык, аппетит булмау, начар йокы, баш авыртуы, йөрәк тибеше hәм  күкрәк  артында  авырлык хисе керә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, депрессия дөньяда биш иң киң таралган авырулар санына  керә. Бу оешма икътисади кризислар, экологик hәм башка hәлакәтләр белән бәйле рәвештә депрессив тайпылышлар берничә елдан беренче урынга чыгачак, дип фаразлый.

Депрессияне гадәти күңел төшүеннән  аера белергә кирәк. Депрессия турында, гадәттә, кешенең начар кәефе булганда түгел, ә үз-үзенә кул салу турында уйлар туган чакта әйтәләр. Шундый чакта  эш җитди әйләнеш ала hәм табибка барырга кирәк, бу очракта - психиатрга. Депрессив шәхеснең үзенчәлеге—үз-үзендә гаеп эзләү  hәм үз-үзен  җәзага тартуда.  Депрессия вакытында үткән, бүгенге hәм киләчәкне кабул итү аеруча бозыла. Узганнарда яхшылык  күренми hәм киләчәктән бернинди  дә якты нәрсә көтелми. Андый кеше  туганнарына, дусларына, табибларның начар мөрәҗәгатенә ачуланырга мөмкин hәм тормышта барысы да яхшы hәм уңышлы килеп чыккан кешеләргә ачулана. Берәү үз-үзенә hәм әйләнә-тирә тормышка кирәгеннән артык югары таләпләр куйса, ул үз-үзен тәнкыйтьләү hәм үзен гаепләү өчен аеруча зәгыйфьләнә, теләгән максатына  ирешә алмаса. Бу очракта ул бик нык борчыла.

Депрессияне ничек булдырмый калырга hәм аннан котылырга. Исегезгә төшерәбез, табигать безне даими рәвештә яки азмы-күпме яхшы рухта бар иткән, чөнки тормыш инде үзе үк зур бәхет бит ул. Әмма моның өчен кешегә эчке яктан таза булырга кирәк. Бу тазалыкка ирешү өчен тәкъдим ителә:

—эчәклек, бөер, бавыр чистарту процедуралары, даими бушану көннәре—постлар;

—ныклы тирләгәнчегә кадәр физик күнегүләр;

—өйдә  эмоциональ-стресс терапиясе: контраст су коенып (душта) чыныгу;

—йогаларның сулыш гимнастикасы;

—иртәнге кояшлы вакытта күбрәк булу,  яктылык терапиясе;

—дөрес туклану.

Рационга канәгатьлек гормонын (серотонин), агрессивка каршы матдәләр( фолий кислотасы, селен, триптофан) эшләп чыгаруга ярдәм итүче продуктлар кертү яхшырак. Кәефкә шоколад hәм банан аеруча зур йогынты ясый. Су кирәк. Витамин С (кара карлыган, әфлисун, грейпфрут) баш миенә кислородның  килүен  яхшырта, В төркем витаминнары нерв системасын тукландыра. Минераллар - магний нерв-психик тотрыклылыкны күтәрә. Аның чыганаклары: банан, чикләвек, фасоль, яфраклы яшеллек hәм шытып чыккан бодай ашлыгы. Горчица, үткер борыч hәм керән.  Бу продуктларда тонус hәм иммунитетны күтәрә торган матдәләр бар: элеутерококк, женьшень, алтын тамыр.

Ашарга тәкъдим ителгән  продуктлар:

—тавык, күркә, сыер бавыры;            

—балык (тунец, форель, скумбрия, сардиннар), диңгез продуктлары;

—сөт, сөт продуктлары  hәм сыр;

—яшелчәләр ( кишер, татлы борыч, яшел суган, помидор, борчак, сельдерей, спарж, патиссоннар);

—җимешләр (банан, цитрус, киви) hәм җиләкләр (кара карлыган, клюква, виноград);

—бодай иләмтеге (көрпә),  чикләвек;

—кара шоколад.

—Сары hәм гади мәтрүшкә, бөтнектән төнәтмәләр.

Гүзәл ШӘЙМИЕВА,

Балтач үзәк район хастаханәсе табиб-психиатры.

Фото

Автор:
Читайте нас