Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2022, 08:44

Шәхси счетлардан урланган акчаны 30 көн дәвамында кире кайтарырга мөмкин булачак

Банклар клиентларының счетыннан мошенниклар урлаган акчаларны 30 көн дәвамында кире кайтарырга тиеш булачак. Русия Үзәк Банкы шундый тәкъдим белән чыкты.  

Банклар клиентларының счетыннан мошенниклар урлаган акчаларны 30 көн дәвамында кире кайтарырга тиеш булачак. Русия Үзәк Банкы шундый тәкъдим белән чыкты. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итә. 

Тәкъдим «Илкүләм түләү системасы турында» Федераль законга төзәтмәләр рәвешендә кертелә. Кулланучы ризалыгыннан башка акча күчерелгән очракта, кредит оешмасы гариза алганнан соң 30 көн эчендә шул күләмдәге сумманы кире кайтарырга тиеш булачак.

Агентлык акча җибәргән банк клиенттан –  физик заттан гариза алганнан соң 30 көн эчендә урланган акчаларның тулы суммасын берничә очракта кире кайтарырга тиеш булачагы турында хәбәр итте.

Беренче очрак - әгәр банк клиентка акча күчерү турында белдерү җибәрмәсә һәм акча клиентның ризалыгыннан башка күчерелгән булса.

Икенче очракта сүз клиентның картасы югалган очрак турында бара. Шулай ук банк картасыннан клиент ризалыгыннан башка файдалану очрагы да күздә тотыла.

 

 

Автор:
Читайте нас: