Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2022, 15:06

„Русия почтасы”ның яңа мөмкинлекләре

“Русия почтасы” социаль юнәлешле оешмасының халыкка кирәкле хезмәтләренең берсе булып иминият хезмәтләре тора.

„Русия почтасы”ның яңа мөмкинлекләре
„Русия почтасы”ның яңа мөмкинлекләре

“Русия почтасы” социаль юнәлешле оешмасының халыкка кирәкле хезмәтләренең берсе булып иминият хезмәтләре тора. Күп кенә иминият компанияләре белән уртак килешүләр "Русия почтасына" түбәндәге хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирә:

ОСАГО—хәзерге вакытта авыллардан беркая да еракка барырга кирәкми.Аны үзегезнең почта элемтәсендә эшләргә була.  Почта бүлеге хезмәткәрләре белән шәхси, дустанә мөнәсәбәтләр бу хезмәтне ял көннәрендә дә алырга мөмкинлек бирә.

ИФЛ—коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә мөлкәтне иминиятләштерү. Шундый хезмәт күрсәтү белән ай саен файдаланырга була.  Коммуналь хезмәтләр түләгән чакта, үз мөлкәтен 50-60 сумга гына булса да иминиятләштереп, авыр хәлгә эләккән гаилә (Янгын яки су басу) страховка түләүләрен алу мисаллары күп.

Әлеге вакытта “Антиклещ”  полислары бик популяр.

Билгеле бер вакытка (клиент теләге буенча) “Юрист 24” юридик ярдәм полислары гамәлгә ашырыла. Әлеге хезмәттән файдаланучы клиентлар юридик ярдәм күрсәтүдә югары профессиональлек дәрәђәсен күрсәтәләр.

Автор:
Читайте нас: