

1986нчы елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26нче апрельдә без аны искә алабыз, әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз.
Бүген, 26 апрель көнне, Иске Балтач авылында Чернобыль АЭСдагы hәлакәткә 36 ел тулуга багышланган “түгәрәк өстәл” узды.
—Бу—бәйрәм түгел, бу—26 апрель фаҗигасен искә алу, кайгы hәм хәтер көне,—диде очрашуны ачып җибәреп район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр hәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова. Ул үз чыгышында бу фаҗига турында сөйләде, вафат булганнарны искә алды. Шушы очрашуда шулай ук поликлиника мөдире Булат Галишанов та катнашты.
Очрашу барышында чернобыльчеләргә ярдәм-кайгырту, ташламалар, медицина белән тәэмин итү hәм социаль яклау чаралары хакында сүзләр барды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бергәләп истәлекле вакыйгалар белән уртаклаштык, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык. Сөйләшү түгәрәк өстәл артында җылы атмосферада барды, бу очрашу көне безнең күңелләрдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Дөньялар, көннәр имин булсын, сугыш моннан ары андый фаҗигаләр килә күрмәсен, үзебез исән булыйк hәм кайгы күрергә язмасын,—дип уртаклашты катнашучылар очрашу ахырында.