"Гражданнар өчен торак сатып алуны уңайлырак итү, тулаем төзелешне стимуллаштыру өчен ташламалы ипотека ставкасын 12 проценттан киметергә тәкъдим итәм, без аны күптән түгел еллык 9 процентка кадәр билгеләдек", – диде ул икътисади мәсьәләләргә багышланган дүшәмбе киңәшмәсендә.
"Әйе, чыннан да, күптән түгел 12 процентны билгеләделәр, әмма гомумән алганда, вазгыять уңай һәм безгә киметүгә бер адым ясарга мөмкинлек бирә. Шулай ук әлеге ташламалы ипотека программасының гамәлдә булуын агымдагы ел ахырына кадәр озайтырга кирәк", – дип дәвам итте Путин.
Гомумән алганда, Президент катлаулы вәзгыятькә карамастан, гаилә ипотекасын да кертеп, ташламалы ипотека кредиты программаларының сакланып калынуы турында искәртте.