Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2022, 09:02

Русия Президенты яшь җәмәгать эшлеклеләре өчен яңа ярдәм чаралары булачагын белдерде

Путин билгеләп үткәнчә, аларга барыннан да элек грантлар рәвешендә ярдәм күрсәтелә, әмма башка вариантларны да карарга мөмкин.  

Иҗтимагый, аерым алганда, патриотик эшчәнлек белән актив рәвештә шөгыльләнүче яшьләргә финанс ярдәмен оештыру мөмкин әйбер. РФ Президенты Владимир Путин "Русия – мөмкинлекләр иле" платформасының күзәтүчеләр советы утырышында шулай дип белдерде. 

"Иҗтимагый яктан актив, сәләтле, ватанпәрвәрлек рухын, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә, тарихыбызны өйрәнүгә юнәлдерелгән ниндидер идеяләр белән янып йөрүче кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк", - диде дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, мондый кешеләргә барыннан да элек грантлар рәвешендә ярдәм күрсәтелә, әмма башка вариантларны да карарга мөмкин.

"Нәрсә һәм ничек бәяләнергә тиешлеген аңлау критерийларын булдырырга кирәк. Студентлар стипендияне яхшы укыган өчен, яки гаиләнең финанс хәленнән чыгып, аерым ярдәмгә мохтаҗ булган очракта алырга тиеш", - дип искәртте ул.  

 

Автор:
Читайте нас: