Җәмгыять
15 Апреля 2022, 06:50

Яшь кулинарлар ярышы

Тормышта үз урыныңны ничек табарга? Кем булырга? Нинди hөнәр сайларга? Балаларга hәм үсмерләргә бу сорауларга жавап табарга булышу йөзеннән реабилитация үзәгендә “Һөнәрман белән очрашу” проекты уңышлы эшли.

Яшь кулинарлар ярышыЯшь кулинарлар ярышы
Яшь кулинарлар ярышы

Тормышта үз урыныңны ничек табарга? Кем булырга? Нинди hөнәр сайларга? Балаларга hәм үсмерләргә бу сорауларга жавап табарга булышу йөзеннән реабилитация үзәгендә “Һөнәрман белән очрашу” проекты уңышлы эшли. Апрель аенда социаль педагог Җәмилә Гарифуллина белән берлектә яшь кулинарлар ярышы оештырдык. Үзәктә тәрбияләнүче балалар пешекчеләребез, үз эшләренең осталары Фәндия Шәйхинурова hәм Гөлшат Сәлимова житәкчелегендә ике командага бүленеп, винегрет ясады. Иң элек балалар белән пешекче hөнәренең мөhимлеге, эш кораллары hәм алар белән куллану хәвефсезлеге, салат өчен алынган азыкларның файдасы турында әңгәмә корылды. Яшь кулинарлар уеннар, табышмаклар, фәhемле хикәятләр аша пешекче hөнәренең зур осталык таләп итүен, сәнгатькә тиң булуын төшенде.

Чараның иң кызык өлеше, әлбәттә, осталар белән янәшә басып салат эшләү булды. Кем яшелчәләрне ваграк итеп турый ала? Кем тиз hәм хәвефсез эшли? Гаиләдә ата-аналарына ярдәм итеп, эшкә өйрәнеп үскән балаларның йөзендә зур канәгатьлек күрсәк, үзләрен тәүге тапкыр бу hөнәрдә сынаучыларның күзләрендә хезмәт чәме күреп сөендек. Командалар эшне бердәм башкарып чыкты, югалып калучылар бер дә булмады. Кем яшелчә әрчи, кем турый, кем тоз сибә, май сала, кем бутый – ашханәдә эш гөрләп торды. Ниhаять, ике команда да файдалы ризыкны әзерләп жюри хөкеменә тапшырды. Күңелле hәм файдалы чара дуслык жиңүе, балаларның үз куллары белән әзерләгән ризыкны бергәләп тәмләве hәм яшь кулинарларга медальләр тапшыру белән тәмамланды.

Ленара СОЛТАНОВА,

хезмәт буенча инструктор.

Яшь кулинарлар ярышы
Яшь кулинарлар ярышы
Яшь кулинарлар ярышы
Яшь кулинарлар ярышы
Яшь кулинарлар ярышы
Яшь кулинарлар ярышы
Яшь кулинарлар ярышы
Автор:
Читайте нас