Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2022, 12:12

Ана капиталын ни өчен дәвалануга тотарга ярамый?

Бу сорауга Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина җавап бирде.  

Ана капиталын куллану юнәлешләрен киңәйткән вакытта, гражданнар акчалары хисабына дәүләт йөкләмәләрен кабатларга ярамый. Шунлыктан ана капиталын ремонт ясарга һәм дәвалануга тотарга ярамый. Бу хакта Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина белдерде. РИА Новости сайтында  шул турыда языла.

Ольга Баталина  сүзләренчә, Русия кешеләре өчен бушлай медицина ярдәме каралган. Аның өчен ана капиталы кирәк түгел, ди ул.

"Ана капиталыннан дарулар, дәвалану өчен түли башларга тәкъдим иткәндә, минемчә, дәүләт йөкләмәләрен кешеләргә күчерәбез һәм аларны гражданин җилкәсенә салабыз», –  дип аңлатты Баталина.

Министр урынбасары сүзләренчә, ана капиталын ремонтка тотарга да ярамый. Чөнки торак законнарында мондый төшенчә бөтенләй юк, диде ул.

Ана капиталы программасы Русиядә 2007нче елдан бирле гамәлдә. Быел беренче балага түләүләр 524,5 мең сум, икенче балага 693,1 мең сум тәшкил итә. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, балага белем бирүгә, инвалид балалар өчен социаль реабилитация өчен түләүгә тотарга була. Шулай ук аны ананың пенсиясе тупланмасы өлешенә яки икенче балага өч яшькә кадәр ай саен бирелә торган түләүгә тотарга мөмкин.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: