Апрель ае чисталык таләп итә торган ай. Бөтен дөнья яшәрә, уяна башлый. Ләкин табигать уяну белән без дә игьтибарсыз калмаска тиеш. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыештыру, карларны тарату – язгы иң мөһим эшләрдән санала. Балтач районы учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре әйләнә-тирәне кардан арындыру һәм урамнарны җыештыру өчен күмәкләп өмәләргә чыгалар. Халык кулларына көрәк тотып якын-тирә территорияләрне кар һәм боздан чистарталар, кар астыннан чыккан чүп-чарны җыялар. Әлеге өмәләр безнең районда традициягә әйләнде дияргә мөмкин. Әйләнә-тирәбездә чисталык урнаштыру буенча өмәләр алдагы көннәрдә дә булачак. Шундый өмәләр халыкның дус һәм бердәм булуына ачык мисал.