Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 апрель 2022, 14:07

Быел ”Үлемсез полк” традицион форматта узачак

2022 елда “Үлемсез полк” гадәти форматта узачак. Бу хакта “Россиянең Үлемсез полкы” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Үзәк штабы рәисе Сергей Макаров хәбәр иткән.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары Елена Цунаева, үз чиратында, геройларның портретларын күп функцияле үзәктә һәм Россия почтасы бүлекчәләрендә бушлай бастырып алырга мөмкин булачак, дип өстәгән.

2020 һәм 2021 елларда  ковид чикләүләренә бәйле, истәлекле акция онлай-режимда узды.

“Үлемсез полк” йөреше Россиядә һәм башка илләрдә Җиңү көнендә уза. Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен кулларында йөртә. Беренче тапкыр акцияне 2012 елның 9 маенда Томскида урындагы журналистлар оештырды.

2019 елда-COVID-19 пандемиясе башланыр алдыннан соңгы “Үлемсез полк” бөтен Россия буенча ун миллионнан артык кешене җыйды. Мәскәүдә аңа әтисе портретын алып барган Владимир Путин да кушылды.

Чыганак: РИА Новости        

Фото редакция архивыннан

Автор:
Читайте нас: