Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2022, 10:33

Бөтенрусия халык санын алуның башлангыч йомгаклары игълан ителде

Бөтенрусия халык санын алуның башлангыч йомгаклары билгеле.  

Ахыргы мәгълүматлар май аенда игълан ителәчәк, дип  ТАСС сайтында язылган.  

Башлангыч мәгълүматларга караганда, илебездә 147 миллион кеше даими яши.

Исегезгә төшерәбез: Росстат узган елның 1 гыйнварына Россиядә 146 миллионнан артыграк кеше исәптә, дип игълан иткән иде. Ведомство башлыгы Павел Малков әйтүенчә, ахыргы нәтиҗә чама белән 0,3 процентка үзгәртелергә – 400-500 кешегә артыграк яки кимрәк булып чыгарга мөмкин. Бөтенрусия халык санын алуның тулы йомгаклары быел декабрь аенда гына игълан ителәчәк. Анда илдә яшәүчеләр саны гына түгел, бәлки торак шартлары, телне белү һ.б. турында мәгълүматлар да күрсәтеләчәк.

Автор:
Читайте нас: