Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2022, 19:30

Русиянең дәүләт хезмәтләре порталының мөмкинлекләре киңәйтелә

Русиянең Премьер-министры Михаил Мишустин электрон хөкүмәтне үстерү турында карар имзалады.  

Русиянең Премьер-министры Михаил Мишустин электрон хөкүмәтне үстерү турында карар имзалады. Электрон хөкүмәтнең үсеше дәүләт сервисларының өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм гражданнарның Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өчен кирәк. Бу турыда хөкүмәтнең рәсми сайты хәбәр итә.

«Хөкүмәт дәүләт сервисларының өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм гражданнар тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өчен электрон хөкүмәт структурасын үстерәчәк. Тиешле карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», - диелә.

Хәбәрдән аңлашылганча, бердәм платформа булдырылачак һәм ул электрон хөкүмәтнең бер өлеше итеп эшләнеләчәк. Дәүләт органнары бу платформаны компьютер техникасы базасын арттырмыйча да куллана алачак.

 

Чыганак: Риа Новости

 

Автор:
Читайте нас: