Район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, Иске Балтач 1нче , 2нче урта мәктәпләре, үзәк район дәваханәсе, Балалар иҗаты үзәге, "Рябинушка" балалар бакчасы һәм башка бик күп коллективлар җиң сызганып оешма территорияләре алларын кардан арындырды. Күмәк эш яу кайтарыр, дигән әйтем бар халыкта. Үзебез эшләгән, яшәгән төбәкне чистарту, матурлау үтә тырышларга хас.
Ә балтачлылар эшсөярлеге белән аерылып тора да.