Бөек халыкның бөек артисты язмышында нинди генә хәлләр булмаган?!
Бервакыт Юрий Никулин иртәдән үк эшкә барырга чыга һәм котокыч фаҗиганең шаһиты була - яшь хатын һәм аның алты яшьлек улын җәяүлеләр кичүендә автомобиль бәрдерә. Әнисе һәлак була. Малай могҗиза белән зыян күрми. Аның кулы машина бәрдергәндә әнисе учыннан ычкынып китә.
Беренче эш итеп Юрий Владимирович үзенең пинжәген салып, малай анасының канга баткан гәүдәсен күрмәсен өчен, хатын-кызның гәүдәсен каплый.
Һәлакәт урынына милиция бик тиз килә, "ашыгыч ярдәм", нигәдер янгын сүндерүчеләр, бик күп халык җыела. Алар барысы да ох, ах киләләр һәм бу аянычлы хәл турында фикер алышалар. Юл читендә елап утырган малай гына игътибарсыз кала.
"Нишләп шулай?” Никулин, халык арасыннан чыга (милиция танылган актерны күреп, аны туктата алмаган, тик честь биргән) һәм малай янына килә. Ул аны тынычландыра, бал кортлары рәсеме төшерелгән кызыл галстугын бүләк итә, аннары таксида әбисе янына алып кайта.
Бу көнне Никулинның Япония делегациясе белән җитди очрашу билгеләнгән була. Юрий Владимирович, әлбәттә, соңга кала. Сәгать ярымга соңга калып, пинжәксез кабинетка килеп керә (костюм беркетмә чаралары өчен махсус чит илдә сатып алынган), галстуксыз, терсәгенә кадәр сызганулы ак күлмәктән. Токио делегациясе җитәкчесе Ито Кобаяси һәм аның коллегалары Никулинны мыскыл итү, азиатлар өстен күргән беркетмәне бозу дип саныйлар һәм цирктан демонстратив рәвештә чыгып китәләр.
Кобаяси цирк директорының Цветной Бульвардагы соңга калуының чын сәбәбен биш елдан соң гына белә. Никулинны Япония башкаласына үз компаниянең самолетын җибәреп чакыралар. Юрий Владимировичны офиста сигезсигез японлы, түбәнчелек белән баш иеп, галстуксыз һәм терсәкләренә кадәр җиңнәре сызганулы ак күлмәктә каршы ала.
«Разные истории»