Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2022, 15:30

Онсыз, манный белән генә тәбикмәк пешерәбезме, дуслар?

Татар халык ашларын төрлечә әзерләп була. Бүген янә бер яңа рецепт тәкъдим итәбез.

 

Татар халык ашларын төрлечә әзерләп була. Бүген янә бер яңа рецепт тәкъдим итәбез.

Рецепт түбәндәгечә:


700 гр манный ярмасын 10 гр чүпрә белән болгатабыз да, 700 мл җылы сөт салып тугылап җылы урынга бер ике сәгатькә куябыз.
Кабарып менгәч аерым савытта 6 йомырка, 3 аш калагы шикәр, ярты аш калагы тоз, 1 аш калагы көнбагыш мае тугылап әзер массага салабыз.
200 мл сөтне кайнарлап алабыз да салабыз, тиз генә болгатабыз һәм инде пешерәбез.
Өстен ябып пешерсәң яхшырак пешә, тишекләнеп, күпереп.
Менә шул.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор Мәрьям Миңнегулова 

Татар халык ашлары

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: