2022 елның 8нче мартындагы 46 номерлы “Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү” Федераль законына үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, 2020 елның 3 апрелендәге 106 номерлы Федераль законга “кредит каникуллары”н яңа шартларда бирү мөмкинлеген күздә тоткан үзгәрешләр керде.
Шулай, физик зат яки шәхси эшкуар, шулай ук Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 10нчы мартындагы 337 номерлы карары белән билгеләнгән тармакларда эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъекты була ала торган заемщик 2022 елның 30нчы сентябренә кадәр кредитны түләү шартларын үзгәртүне таләп итеп, кредит бирүчегә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Яңа хокук белән агымдагы елның 1нче мартына кадәр кредит бирүче белән килешү төзегән заемщик файдалана ала. Кредит каникулларының максималь мөтдәте 6 айга кадәр тәшкил итәчәк һәм кредит яисә заем буенча түләүләрне кичектерү, шулай ук аларның күләмен киметү мөмкинлеген күздә тота.
Шул ук вакытта, заемщикның 2020 елның 30нчы сентябренә кадәр алынган кредитка түләү шартларын үзгәртү таләбе белән мөрәҗәгате 2022 елның 1нче мартыннан 30нчы сентябренә кадәр яңа таләп белән мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм ителми.
Күрсәтелгән хокуктан файдаланырга теләүче физик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар арасыннан заемщиклар бер үк вакытта түбәндәге шартларга туры килергә тиеш:
- шартнамә буенча кредит күләме Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 12нче мартындагы 352 номерлы карары белән билгеләнгән максималь күләмнән артмаска тиеш;
- кредит шартнамәсе буенча үз йөкләмәләрен үтәүне туктатып торуга сораган заемщикның кереме, бер ай алдан мөрәҗәгать иткәнгә кадәр, бер елга уртача айлык кереме белән чагыштырганда, 30 процентка кимегән булырга тиеш;
- мөрәҗәгать иткән вакытта гариза бирүче “кредит каникулларында” булырга тиеш түгел.