Тел белгече, “Балтач таңнары” гәзитенең актив авторы Мәгъдән Фазыловтан дусларыбызга тәмле (фәһемле) күчтәнәч.
Без, тел галимнәре раславынча, татар теленең мишәр диалектында сөйләшәбез. Безнең авылларга нигез салган бабаларыбыз нәселе Мөслим Нураев (Нурмөхәмәт) 16 крепостное белән, Сембер (Ульян), Түбән Новгород, Пенза, Рязань якларыннан, хәзерге Татарстаннан (Такталчык – Актаныш районында), Алатырь төбәгеннән (хәзерге Чувашия) берничә гасыр элек күченеп утырганнар (соңгылары патша указы белән юлларны саклау өчен). Барлык мишәрләр өчен дә уртак сыйфат – ул да булса, сөйләмдә “ч” авазының каты әйтелеше, ягъни “чыкылдап” сөйләшү. Мишәр сөйләшендә әдәби сөйләштәге өрелмәле (свистящий) “ч” (“щ”га тартым) тартыгы юк. “Җ” авазы белән дә шундый ук хәл күзәтелә, ягъни өрелмәле “җ” авазы да юк, “җ” каты әйтелә.Тел гыйлемендә мондый каты яңгырашлы “ч”, “җ” авазлары шартлаулы (взрывной) тартык аваз дип атала. Безнең төбәк (Көндәшле, Рәхимкүл, Тайкаш, Байкыбаш, Чокалы, Солтангол, Бигелде, Янбай, Ялангач, Уразай, Тимкә, Богдан, Карыш һ.б.) мишәрләренең “чыкылдап” сөйләшүләренә карата халыкта бер үзенчәлекле үртәшү йөри. Ул болай яңгырый: “Чокалының чокырыннан чыккан чакта, чи чияләр чәйни-чәйни, чигәләрем чатнап чыкты, дигән чакта ничә ч бар, чутлап чыгар” (әдәби телдә “чикә” дип тә әйтелә).
Тел белемендә артикуляция төшенчәсе бар. Артикуляция дип сүзне әйткәндә сөйләм органнарының (тел, иреннәр, йомшак аңкау, тавыш ярыларының) торышы атала. Әйтик, әдәби сөйләштә “бала-чага” сүзен әйткәндә, артикуляция русча “чага” сүзенә якын булса, мишәр сөйләмендә исә “чага” сүзе белән “тага” сүзенең артикуляциясе бер үк, ягъни сүзләр калын әйтелешле, тартыклар каты әйтелә.”Җ” авазын әйткәндә шул ук күренеш, “җылы” сүзе “кылы” сүзе кебек әйтелә: җәй җылы – скрипка кылы, җай - тай, җанлы – данлы. “Баҗа” сүзенең артикуляциясе “бата” сүзенеке кебек үк югары.
Мишәр сөйләшендә әдәби сөйләштән аерымлыклар күбесенчә фонетикада, аеруча фигыль формаларында күзәтелә. Мисаллар китереп узабыз:
Әдәби телдә Җирле мишәр сөйләшендә
Булды , булдырабыз. Былды, былдырабыз.
Шулай булачак. Шолай былачак.
Булышабыз. Былышабыз.
Әйтә, әйтте. Әтә, Әтте (й нең төшеп калуы күзәтелә: Шулай дип әйтеп әйтте. – Шолай диб әтеп әтте). “Б” авазы урынына “п” куеп сөйләү күренешләре бар: “Пөтенесен әтеп петереп кайттым, түзмәдем,” – дип сөйлиләр.
Киресенчә, кайбер фигыль формаларында мишәр сөйләшендә -ый-, -и - авазлары өстәлү очраклары бар. Мәсәлән: арыганчы/арыгыйнчы эшләдек, биздергәнче/биздергинче сөйләде, туйганчы/туйгинчы йоклады һ.б. Элегрәк олы кешеләрнең кайберләре: “биздергинчәк сөйләде”, “туйгинчак йоклады” дип тә сөйләшәләр иде. Сүз ахырына “к” ававзын өстәү “буенча” дигән бәйлеккә дә кагыла, ягъни олылар “авыл буенчак”, “район буенчак” дип тә сөйлиләр иде. Фигыль формалары турында сүзне дәвам итеп, янә дә шуны әйтәсе килә: күрше Аскын, Караидел районнарының чиктәш авылларында, әйтик, бала: “ашыйсым килә”, “йөрисем, уйныйсым килә”, “укыйсым, дәрес әзерлисем бар”, дип әдәбичә сөйләшсә, без мишәрләрдә ул болай яңгырый: “ашасым, йөресем, уйнасым килә”, “укысым, дәрес әзерләсем, мал карасым бар”. Әйтелгәннәргә өстәп, бер фольклор үрнәге. Бездә “Наласа” көен болайрак җырлыйлар: Көндәшле күкләре – йолдыз,
Санасым калган икән.
Күз керфекләрем талгыйнчы
Карасым калган икән...
“Эшли аласыңмы?” дигән сорау без мишәрләрдә кушылып, “эшлияласыңмы?” булып яңгырый, һәм мишәр кешесе аңа “алам” дип түгел, бәлки мотлак рәвештә, “ялам” яисә “ялмыйм” дип җавап кайтарачак.
Мишәрләрдә “илтеп куй” урынына “итеп куй” дип сөйлиләр, ә “китереп бир” – әдәби телдәгечә.
Боерык фигыль формаларында шулай ук үзенчәлек бар. Әдәби телдә, әйтик, барыгыз, килегез, алыгыз, кайтыгыз, дип әйтелсә, мишәр сөйләшендә ул сүзләр барың, килең, алың, кайтың булып яңгырый.
Әдәби телдә “мәлҗери, мәлҗерәп утыра” дигән сүзләр бар (эсседән хәлсезләнгән, я бик арыган, я әзрәк “төшереп” изрәгән кешегә әйтелә). Мишәр аны “пәнҗери, пәнҗерәде”, ди (эчкән кешегә, “пәнҗерәгәнче, өеңә кайтып кал”, диләр).
Фигыль темасыннан читләшеп, тагын берничә кызыклы тоелган үзенчәлекне бәян итәргә уйлыйм. Рәттән килгән атна көннәрен алыйк.Русча белән чагыштырсак, тизрәк аңлашылыр. Позавчера – өченче көн, вчера – кичә, сегодня – бөген (бүген төгел), завтра – иртәгә, послезавтра – иртәгә соңга (әдәби сөйләмдә – берсекөнгә) була. Ә менә “позавчерадан” алдагы көн – өченче көннән элгәре, “послезавтрадан” соңгысы – аннан соңга була. Көннәрнең исемнәрендә көнкүреш элементлары да чагылыш тапкан: баш көн, буш көн, чәршәмбе, атнакич, йома көн... һәм - Яңурыс базары көн (шимбә), базар (Курач базары) көн (якшәмбе). Без бәләкәй (бәлеки - мишәрчә) чакта олылар (картиниләр) шулай сөйләшә иде.
Ераклык, күләм-чама үлчәү берәмлекләрен аңлатуда кулланылучы үзенчәлекле бәйлекләр бар. Әдәби телдә, авылга кадәр йөгердек, төшкә чаклы йоклады, тау хәтле йөк, 16 яшькә тиклем, дип сөйләшелсә, мишәрдә бу күренеш болайрак (былайрак) тора: авылга тикле йогырдык, төшкә чәкле йоклады, тау тәкле йөк күтәрде, 16 яшькә тәкле, ана шоның чикле һ.б. (Ярты бармагына ишарәләп, гаепләнүче судьяга әйткән (әткән) диләр: ”Минем мына шоның тәкле (чәкле) дә гаебем юк”).
Сүзләрнең башында кайбер фонетик үзенчәлекләр күзгә ташлана. Безнең якларда (башлыча өлкәннәр сөйләмендә, элегрәк) “В” урынына “Б” куеп сөйләү күзәтелә. Мәсәлән, Бәли, бакыт табармын, Басбый (Васвий урынына), бак-төяк (вак -төяк урынына), бакыт (вакыт) күпме? һ.б. Шулай ук “б” урынына “п” әйтү күренеше бар. Кайберләр: “Пөтенесен әтеп петереп киттем”,-дип тә сөйлиләр. Яки: “Пөтен халык яратты”, “Бер пөтен яңгы әпәй биреп ебәрдем”. Ботны пот диләр.”Потыңны сындырасың ич”, — дип кычкыралар тиктормас, шук балага.
Бәгъзе сүзләрдә “җ” авазы урынына “й”куеп сөйләү күзәтелә. Әйтик, без йыр, йырлый, мына бу йердә дип сөйләргә күнеккәнбез. Бу җәһәттән шуны билгеләп үтү хилафлык булмас: мәшһүр татар әдибе Галимҗан Ибраһимовның бер картәтисе (картәтәсе) Көндәшледән булган (1722 елгы ревизия, Көндәшле авылы, 6нчы йорт), дигән мәгълүмат бар (туган авылы Солтанморатны Көндәшлегә ерак булмаган Карыш кешеләре нигезләгән). Бу турыда безгә иң тәү башлап Рәфис хәзрәт әйткән иде. Соңрак Интернет челтәреннән “Казан утлары” журналының 2007елгы 3нче санында шундый мәгълүматны таптык. Туган якны өйрәнүче Нәфис Хәмәтнуров белән бергә эзләнү эше алып барабыз, чөнки бу мәсьәләнең очына чыга алганыбыз юк әлегә. Ә моны ни өчен язам соң? Чөнки Галимҗан Ибраһимовның кайбер әсәрләренең геройлары безнеңчә сөйләшәләр: “Шул йиргә килеп йиттек...”. “...йырлап йибәрде...” һ.б. “Җ” урынына “й” әйтү күренеше, бәлки, башкортлар белән озак еллар аралашу, башкорт теле йогынтысында формалашкандыр, бәлки, мишәр сөйләшенең электән килгән үз феномены сакланып калгандыр. Бу үзенчәлек тикшерүне, өйрәнүне сорый.
Исемнәрдәге кайбер үзенчәлекләрне атап китик. Әдәби сөйләмне һәм мишәр диалектын чагыштырсак, шундый картина күзгә ташлана.
Әдәби сөйләмдә Җирле мишәр сөйләшендә
Мунча, мунчала. Минча, минчала.
Төнлек. Төндек.
Себерке, миллек, ләүкә. Миндек, эләүкә.
Өй. Ызба.
Киртә. Кәртә.
Сәке. Сике (сике астында – сикастында).
Абзар. Азбар.
Чынаяк. Чәшке, чокыр (бер чокыр чәй эчте).
Балан. Малан.
Көянтә. Күәнтә, көәнтә.
Ипи, икмәк. Әпи, әпәй, әпекәй.
Күрүебезчә, без мишәрләрдә мунча сүзе урынына — минча, мунчала урынына минчала сүзләрен әйтеп сөйләшәләр. Без минчада минчала югыч белән юынабыз, себерке, миллек түгел, бәлки, миндек белән, эләүкәгә менеп ятып чабынабыз (“ләүкә” “лавка” яки “лафа” сүзләреннән бозылган булса кирәк). Бу җәһәттән шундый такмак та бар:
Гармун тартып йырлап узды
Кәшкәләү көйләренә.
Эләүкәдән егылып төштем
Шәп-шәрә көйләремә.
Мишәрләрдә “ләпек” сүзе бар. Ул үзле балчык (липкая глина) мәгънәсендә йөри. Ә инде нык баткак пычраклык (слякоть, жижа) – ул, гадәттә, абзарларда, фермаларда була - “ләбрә”, “лабра” сүзләре белән белдерелә.
Туганлык мөнәсәбәтләрен белдерүче сүзләргә килсәк, хәзер ана, әни, әнкәй (әнекәй) сүзләре киң кулланылышта. Элеккеләр “ини” дип сөйләшәләр иде. Без, дәү әни, зурәнкәй дип түгел, картини, картый, картыкай дип эндәшеп үстек (зурәткәйгә - картәти дип). Туганлыкны белдерүче сүзләрдән балдыз сүзе игътибарга лаек. Ул бездә кызларга карата да, егетләргә карата да (“каениш” урынына) кулланыла. “Ата каз, инә каз”, дип сөйлибез. Бу уңайдан бер фольклор үрнәге:
Ата мәче, инә мәче
Су эчәләр бәкедән.
Сине уйлап чәй эчкәндә,
Егылып төштем сәкедән.
Әйткәндәй, бездә “мәче” сүзе урынына актив кулланылышта “песәй” (“песи” түгел) сүзе йөри.”Сандык”ны – “сондык”, “урындык”ны “утыргыч” , “тәлинкә”не “тарликә” дибез. Бездә “ямьле” сүзен - “ямьне”, “тәмле”не “тәмне” дип әйтәләр, “моңны тавыш”, “ягымны караш” , “инде соңнадың”, дип сөйлиләр.”Түгел”, “бүген”, “күңелле” мишәрдә “төгел”, “бөген”, “көңелле” булып әйтелә, “сөйләшәм”не “сүләшәм”, дибез.
Янә дә туганлык мөнәсәбәтләренә килгәндә, мишәрләрдә җиңгигә – җеңи, җизнигә йезни дип эндәшәләр. Тагын бер мисал: “түти”, “түтәй”ләр урынына “тәти” сүзе йөри (Хәдичә тәтәгез өйдәме? - Хәдичә тәти өйдә юк).
Һәр телдә дә калькалаштырылган сүзләр бар. Калька сүзләр - алар башка телдән әйтелешен бераз бозыбрак, икенче бер телгә җайлаштырылып әйтелүче сүзләр. Әйтик, башкорт телендә “әрме” (армия), “сумазан” (чемодан), “һалдат” (солдат) – шундый сүзләр. Без мишәрләрдә алар “әрмия”, “чамадан” булып яңгырый. ”Квашня”ны (ипи, я куәс чиләге) бездә “кашна” диләр. Мондый сүзләрдә кайчак авыл белән авыл белән авыл арасында да аерымлыклар күзәтелә. Мәсәлән, бездә “трактор-машина паркы”, “парк” диләр. Күрше Караидел районы Тайкаш авылында исә (12 километр) ул урын “әтрәт” дип атала, ягъни “отряд”, тракторлар, машиналар отрядының урыны. Атлар асралган урынны алар “дубыр” диләр, “конный двордан” бозылган. Бездә башкачарак. Коровник, овчарник, свинарник сүзләре шикелле, конник (ат азбары) сүзе бар, ат караучы кеше “конюх” була. Безнекеләр ике сүзне берләштереп, бер калька сүз ясаганнар – кунних: Кайда эшлисең? - Куннихта. –Кем булып? - Кунних булып. Мондый сүзләрне элек чүп-сүзләр (слова-сорняки) дип атыйлар иде. Ни генә дисәк тә, алар -халык иҗаты, алар өйрәнелергә тиеш, чөнки алар тарихыбыз белән дә бәйләнгән. Тикшеренүчеләр (филологлар, тарихчылар, социолингвистлар) өчен бу өлкәдә киң мәйдан - дәрья җәйрәп ята.
“Ведро” сүзен әдәби телдә чиләк, бидрә диләр. Мишәрләр аны “бидыра” дип калькалаштырганнар. Фольклордан бер мисал:
Ал бидыра, гөл бидыра
Суларны комландыра.
Бергә чакта берни түгел --
Аерылгач моңландыра.
Бу җырны гомере буена авылда, колхозда төзүче, прораб булып эшләгән балта остасы (плотник, столяр) Фәнәви абый Лотфикарамов мәҗлесләрдә көр тавышы белән җырлап җибәрер (“йырлап йибәрер”) иде. Зур гәүдәле (кушаматы да “Медведь”) бу абзыйга “бидрә” дип түгел, нәкъ менә “бидыра” дип калын итеп әйтеп җырлау ифрат килешеп торыр иде.
Инде күренекле кешеләрнең мишәрләргә, телгә карата мөнәсәбәте һәм фикерләре мисалында, мишәрлеккә һәм мишәр фольклорына үземнең карашымны бәян итмәкчемен.18нче йөзнең 1нче яртысында яшәгән мәшһүр язучы Габделҗәббар Кандалыйның(1797 – 1860) “Сәхибҗәмал” поэмасында лирик герой(прототибы --Г.Кандалый үзе) яшь кызга болай дип мөрәҗәгать итә: Бу үзсүзле мишәр, диеп,
Бер үк сүзне бишәр, диеп,
Уңга таба ишәр, диеп,
Ки сән сулга сүтәрсеңме?
Биредә “үзсүзле мишәр” сүзтезмәсен күрәбез (Г. Кандалый сүзе Ульян төбәге мишәрләреннән). Мишәрне еш кына “үзсүзле”, “тискәре”, “киребеткән”, “туң мишәр” эпитетлары белән бәяләп килделәр. Мишәрләр, чынлап та, принципиаль, үз сүзендә нык торучан, үз дигәненә ирешүчән кавем. Алар патшаның тугры яугирләре булганнар. Хәрби сословие вәкилләре буларак, Көндәшле мишәрләре дә мишәр полкында гаскәри хезмәттә торганнар. Шундый мәзәк йөри. Бер мишәр малаен күпме генә “балан” дип әйттерергә тырышмасыннар, ул һаман да “малан” дип кабатлаган. Менә шул үзсүзлелек сыйфаты, күрәсең, мишәрне үз тел, сөйләм үзенчәлекләрен, мәдәниятен, фольклорын, шуларга өстәп, бик үк үзгәртмичә үзен дә бүгенге көнгә кадәр саклап килергә булышлык иткәндер.
Мин галим, академик Салават Әхмәди улы Галинны бик хөрмәт итәм иде. Ул лекцияләрендә әдәби тел һәм диалектлар турында бик тәфсилләп аңлата (мишәрдә -“аңгарта”) иде. Аның фикеренчә, саф әдәби телдә генә сөйләшүче халык юк. Теге яки бу төбәкнең сөйләше бер-берсеннән чак кына булса да аерыла. Әдәби телгә нигез итеп, әйтик, күпчелек халык сөйләшкән төбәк диалекты алына (татарларда Казан арты сөйләше). Калганы исә (мәсәлән, яртылашы) - нормага салынган, кагыйдәләргә нигезләнгән ясалма тел. Әдәби тел үзәгеннән (безнең очракта Казаннан) ераграк киткән саен, аерымлыклар, үзенчәлекләр күзгә күбрәк ташлана. Бу – һәр телгә хас күренеш. С. Галинның тагын бер фикере игътибарга лаек. Ул мисалга Наҗар ага Нәҗмине китерә иде.”Наҗар ага гомергә башкортча сөйләшергә тырышты, әмма аның барыбер татарча чыгып китә иде”. Шунда ул әйтә торган булган: “Егетләр, сез миннән көлмәгез, мин башкортча язам, үзебезчә сөйләшәм”. Бу бик тә дөрес. Һәр төбәк үзенчәрәк сөйләшә. Безнең сөйләштә дә шулай. Нигез булып татар телебез тора. Ә өскорма – мишәр сөйләше, шуңа өстәп, башкорт һәм башка телләр йогынтысы. Башка телләр димәктән, бездә чавыл (чауыл) сүзе бар, куак, агач мәгънәсендә йөри: шомырт чавылы, миләш (мәләш) чавылы...Ул Кавказ сүзе. Янә дә, Чокалыга барган юл өстендә, Дака елгасы дигән урын бар. Ике яктан тау, һәм сусыз гына, елгасыман урын, ягъни “Тау елгасы”. “Даг” кавказлыларда “тау” дигәнне аңлата. Мөхетдин исемле карт (маршал Жуковның шоферы Фәрәхетдин Котыповның нәселе аңа тоташа): “Безнең нәсел Балкардан килгән”, - дип әйтеп калдырган. Бу җәһәттән, Башкортстанның атказанган укытучысы, гомере буена татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән класс җитәкчебез Тимерҗан Ризван улы Ахунов сөйләгән бер мәзәк хәл искә төшә. Яшь педагогны Чокалы мәктәбенә директор итеп җибәрәләр (1955 еллар тирәсе).”Фәлән апада фатирда торырсыз”, - диләр. Мәктәп белән танышкач, фатирны эзләп китә Ахунов абый. Урамда очраган кешедән теге апаның йорты кайдалыгын сораша.”Ана, күренеп тора, чавыллы йорт”, - дип күрсәтә тегесе. Аның аңламыйча аптырабрак торуын күреп, әлеге кеше: “Нәстә, күзең чыкканмыни, ана ич, шомырт чавылы үсеп утыра”, - дип өсти. Шунда гына “чавыл”ның “агач”, “куак” икәненә ышана яшь директор.
Янә бер укытучыбыз Мөнир Камал улы Җамалетдинов Нижгар (Горький) мишәре иде. Алар “барасыңмы?”, “кайтасыңмы?”, “килерсеңме?”, “белмисеңме?” кебек сүзләрне “бармапсың”, “кайтмапсың”, “килмәпсең”, “белмәпсең” рәвешендә әйтәләр иде.Ульян (Сембер) төбәге мишәрләре исә чүмечне “дустак”, “дустаган” (башкортча тустак, тустаган) дип йөртәләр икән. Болар — һәр төбәкнең үзенә хас сөйләше булуының мисаллары.
“Мишәр” сүзенең этимологиясе турында. Аны “урман кешесе” мәгънәсендә, дип аңлаталар.”Мещера” сүзе дә “куе урман, ешлык, шырлык” мәгънәләрен бирә. Шуңардан да тәфсилле аңлатмалар очраткан булмады. Минем игътибарны, күптән түгел, бер башкортча такмак җәлеп итте:
Лү, лү, лүсәкин,
Күлдәгең көрән сатин.
Итәктәре — мишура,
Эстәремде бошора.
“Мишура” дигәннәре матур, куе итеп (агач яфракларыдай) тегелгән чуклы бизәк була икән.”Мишәр” сүзе белән тамырдаш булса, димәк, мишәр кавеме дә җәмгыятьтә бердәм булып, аның чагу бер бизәге булып яши. Шунда минем башта кинәт кенә шактый провокацион, бәхәсле бер фараз туа. Башта аның нигезен аңлатам .Күренекле, әйдәп баручы тюрколог, якташыбыз Талмас Мәгъсүм улы Гарипов (әнисе Богдан авылыннан, 12 яшендә чыгып киткән) берчак Дон, Днепр, Днестр, Дунай елгалары исемнәре бер тамырдан булуын исбатлап, бу исемнәрне безнең республика белән бәйләде: Авдон поселогы. Мин аның методологиясенә таянып, үземчә бер “ачыш” ясадым. Мишәр – мишә (урман) – мещера – мишура – мишуралы (Уфалы, Балтачлы, Казанлы кебек) – Шүрәле (урманда яшәүче). Шүрәле турында халык авыз иҗаты әсәрләре иң беренче мишәрләрдә барлыкка килгән булуы бик мөмкин. Шүрәле үзе дә мишәр кавеменнән булуы ихтимал.
Мишәрләрдән чыккан мәшһүр артист, юморист Рәшит Шамкай: ”Мишәр – татарның каймагы”, - дип кабатларга ярата иде. Уены-чыны белән әйтелгән әлеге сүзләрдә хаклык юк түгел. Мишәрләр – татар дөнъясында да, үзләре яшәгән һәр төбәктә дә “ат уйнаткан”, лаеклы урын алып торган, затлы, бәһале катлам. Шуңа күрә, мишәрләрнең тел үзенчәлекләре дә, фольклоры да, мәдәнияте дә өйрәнүгә, гомумиләштерүгә, таратуга, яшәүгә лаек.
Фольклор димәктән, бары тик безнең төбәккә генә хас, күбесе бездә туган, бездә генә төрле мәҗлесләрдә җырланучы җырлар, такмаклар (алар аерым язмада, җырлаучылары турында мәгълүмат та өстәп бирелер), табын җырлары, урамда яки яшьләр даирәсендә яңгыраган үрнәкләр бар. Балалар фольклоры да үзенчәлекле. Санамышларны гына карап китик. Алар төркемнәргә бүленгәндә кулланыла. Командирлар ( атаман, башлык, лидер) булган усалрак, тапкыррак малайлар (кызлар да) төрлечә (берьюлы, сүзләп, иҗекләп) санап әйтеп, үзенә кирәкле кешене үз төркеменә ала. Санамышларның кайбер үрнәкләре.
*Әке-пәке, ышкылаган сәке. Карга, чыпчык, син – кал, бу – чык. Гали такта струклаган (мишәрчә), Ини шунда суган тураклаган.
*Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алты, җиде, сигез, тугыз, ун. Картлар кия кызыл тун. Кызыл тунның бәясе – йөз дә кырык ике сум.
*Пич башына мендем, бер пирукны (пирогны) элдем. Әби арттан йетте, кулда пирук петте.
Күренүенчә, “мич” сүзе урынына бездә “пич” сүзе йөри. Аның шундый бер такмагы да бар. Кәеф-сафаны күбрәк яратучыларга төрттереп җырлана ул: Пич башындин сәндерәгә
Чуен юл булсын иде.
Безнең кебек кешеләргә
Көн дә туй булсын иде.
Сүземнең ахырында янә юморга мөрәҗәгать итәм. Мишәрләрдә күзгә бәрелеп, мишәрлекне күрсәтеп кычкырып торган тагын ике сүз бар. Раслаучы “ич” кисәкчәсе (бардым ич, булмый ич – катгыйлык төсмере бирә) һәм “каты” дигән көчәйтүче сүз. Без бигрәк матур, нык матур, үтә матур димибез, бәлки, каты матур дип сөйлибез. Бездә: “Коймагым каты нык йомшак булган”, “Бик каты йомшак мендәрдә йокладым”, -дип сөйләшәләр. Шуларны исәпкә алып, биздергинчек язган шушы язма белән чыдап, түзеп танышучыларга, бигрәк каты нык зур рәхмәт, диясе килә.
Мәгъдән Фазылов
Көндәшле авылы