

Ярдәм итү кыен түгел, ярдәм итү - күңелле, ә кемнеңдер гомерен дә коткарса, бу бәһасез!
Тәҗрибә күрсәткәнчә, наркотиклар тарату һәм куллану белән көрәштә иң нәтиҗәле чара булып җәмәгатьчелекнең хокук саклау органнарына ярдәм итү тора. Шуңа күрә "Романтик" яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр һәм волонтерлар, наркотикларга каршы акция үткәреп, районыбыз халкының актив гражданлык позициясенә өметләнәләр. Сату һәм саклау урыннары турында белгән һәркем бу хакта конфиденциаль рәвештә 8 (347) 279-32-92 номеры буенча Эчке эшләр министрлыгының "ышаныч телефоны"на хәбәр итә ала. Алынган мәгълүмат наркоҗинаятьләрне ачыклауда һәм тыелган матдәләрне таратучыларны җаваплылыкка тартуда ярдәм итәчәк.