Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2022, 14:59

Балтачлы Расих Акберовның армия хезмәтеннән кайтуына 40 ел үткән

Эстония җирендә үткән Совет Армиясе сафларындагы хезмәт елларын райондашыбыз сагынып искә ала.

Дембель альбомын кулына алып, истәлекләрен яңартты Расих Фәйзелкавый улы. Хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Башта алты ай Новгород шәһәре янәшәсендәге Новоселицы дигән урында учебкада була. Ту – 16 дигән ерак авиация бомбардировщик самолетлары белән элемтә тотучы радист һөнәренә өйрәнә. Алар меңәр километр биеклектә очалар, элемтә тик Морзе азбукасы ярдәмендә генә тотыла. Учебкадан соң Эстониядәге Тарту дигән шәһәрдә, авиация дивизиясендә ел ярым очышлар тәэмин итә райондашыбыз. Беренче класслы өлкән радист ул. Ел ярым ачык эфирда бер хатасыз элемтә тәэмин итә. Таләпләр катгый. Өч хата җибәрсәң очуларга башкача якын җибәрмиләр. 1981 елның көзендә “Запад-81” дигән зур учениеләр үтә. Балтач районының Көндәшле авылы егете Расих Акберов хезмәт иткән Прибалтика хәрби округы учениедә НАТО ны җиңә. Расих Акберовка Рәхмәт белдерелә һәм аңа 17 көн отпуск бирәләр.

— “Морзянка” гомергә дә онытылмый. Армиядән кайтыр алдыннан Калининградтан килеп ике радистны загранплаваниегә, корабельный радист итеп, 5 елга контракт буенча сайлап алдылар. Таллинда квартира, яңа машина, акча вәгъдә иттеләр. Үзем риза идем, әткәй-әнкәйнең риза-бәхиллеге булмады. Башкортстан егетләрен армиядә хөрмәт итәләр иде. Үзебезнең авылдашлар да, классташлар да вакытында яхшы итеп хезмәт иттеләр, — дип искә ала райондашыбыз. —Тынычлык булсын. Бергә эшләгән ир-егетләрнең броньнары бар, минеке юк. Нигә миңа юк дип сораган идем, синдәге кебек хәрби белгечлек районда юк, диделәр. Ватан чакыра икән, бүгеннән чыгарга әзербез. Без Советлар Союзында тәрбияләнгән патриотлар. Шулай да Аллаһыдан тыныч тормыш өмет итәбез.

Үз җиренең чын патриоты, килер буыннарга олы үрнәк өлгесе Расих Фәйзелкавый улы шушы көннәрдә үзенең матур юбилеен — гомер бәйрәмен билгели. Озак еллар буе намус белән, җаваплылык хисен югалтмый, район Советы Секретаре булып эшли ул. Ир-егет өчен фарыз гамәлләрнең барысы да үтәлгән — йорт төзелгән, кыз белән ул үсеп буй җиткергән, агачлар утыртылган. Гомер заяга үтмәгән.

Озак еллар дәвамында “Балтач таңнары” гәзитенең кураторы булган, иң катлаулы чорда райондагы бердәнбер матбугат басмасының кыйбласын саклап калуга тоемлы өлеш керткән райондашыбызны юбилее белән котлап, ныклы саулык, тигез гомер, хезмәт уңышлары, тыныч тормышта балалар куанычы кичереп яшәвен телик!

Фотолар шәхси архивтан 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: