Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2022, 09:29

Башкортстанда Республика кадрлар үзәге булдырылачак

—Безнең төп бурыч—эшкә урынлашуда иске алымнардан баш тарту, гражданнар белән онлайн-хезмәттәшлек итүгә күчү.

9 март көнне Башкортстан Хөкүмәте утырышы үтте. Анда бердәм кадрлар үзәген булдыру мәсьәләләре hәм төбәктә халыкны рәсми булмаган мәшгульлеген киметү буенча чаралар каралды.

Республикада 2019нчы елдан мәшгульлек хезмәтенең  нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар  тормышка ашырыла, дип билгеләде  Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

—Безнең төп бурыч—эшкә урынлашуда иске алымнардан баш тарту, гражданнар белән онлайн-хезмәттәшлек итүгә күчү. Соңгы ике елда Уфа  hәм Стәрлетамак шәhәрләрендә заманча мәшгульлек үзәкләре барлыкка килде. Республикада  нәтиҗәле кадрлар  үзәген булдыру—бу башлангычның ары табангы үсеше булачак,—диде ул.

Агымдагы елда Русиянең  Хезмәт министрлыгы федераль hәм төбәк бюджетлары белән берлектә финанслау шартларында Русия Федерациясенең 15 субъектында халык мәшгульлеге үзәкләрен комплекслы модернизацияләү буенча пилот проектының беренче этабын тормышка  ашыру турында игълан итте.

Проектның төп максаты— Башкортстан Республикасында „Русия эше” кадрлар үзәген оештыру булып тора. Бу хакта тулырак Башкортстан Республикасының  Гаилә, хезмәт hәм халыкны социаль яклау Министры Ленара Иванова хәбәр итте.

—Халык мәшгульлеге моделен  Уфа шәhәрендәге республика мәшгульлек  үзәге булачак.  Ул үз эченә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре челтәрен, балалар, үсмерләр hәм яшьләрне карьерасын проектлау,  эшкуарлык эшмәкәрлегенә булышлык итү hәм республиканың  инвестиция проектларын кадрлар белән тәэмин итү үзәкләрен ала. Муниципалитетлардагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә ребрендинг үтәчәк,—дип билгеләде социаль яклау министры.

Боларның барсы да мөрәҗәгать итүченең яшәү урынына карамый  хезмәт күрсәтү, профильсез функцияләрне кыскарту, эш бирүчеләрнең кирәкле квалификация алу мөмкинлеге булу белән канәгатьлеген арттыру, ә гражданнарның мәшгульлек  үзәкләре хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Андрей Назаров әлеге эшнең мөhимлеген билгеләп үтте hәм республиканың мәшгульлек хезмәтен камилләштерергә  кирәклеген хуплады.

 

 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:
Читайте нас: