Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2022, 11:14

Башкортстанда кибет киштәләрендә ни өчен шикәр юк?

Алексей Гусев төбәктә шикәр белән бәйле хәлне аңлатты.

Башкортстанда кибет киштәләрендә ни өчен шикәр юк?
Башкортстанда кибет киштәләрендә ни өчен шикәр юк?

 

Алексей Гусев төбәктә шикәр белән бәйле хәлне аңлатты.

 

БР Сәүдә министрлыгы адресына халыктан кибет киштәләрендә кайбер продуктларнып бәясе һәм булуы буенча күп мөрәҗәгатьләр килә. Аерым алганда, бу хәл шикәр комына да кагыла.

Бу хакта Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев сөйләде.

- Бәя хасил итүгә, сәүдә өстәмә бәясеннән тыш, кайбер факторлар йогынты ясый: ихтыяҗ һәм тәкъдим арасында баланс, логистик өлеш, җитештерүчедә товар булу, җитештерү, саклау, китерү, төргәкләү һәм башкалар, - дип аңлатты ведомство башлыгы.

Ул продуктка йогынты ясаган тагын бер фактор - халык ягыннан ихтыяҗның артуы турында сөйләде. Сәүдә челтәрләре билгеләп үткәнчә, соңгы берничә көн эчендә шикәргә ихтыяҗ берничә тапкыр арткан. Сатучылар физик яктан товарны складлардан алып китереп, киштәләргә куярга өлгерми.

Шулай ук ведомствода аңлатуларынча, моңарчы азык-төлек продуктлары җитештерүче Россиянең күп кенә предприятиеләре шикәр комы белән тәэмин итү буенча чит ил җитештерүчеләре белән эшләгән, хәзер аларның андый мөмкинлекләре юк. Үз сатып алуларының географиясен алар эчке базарга юнәлттеләр, шул рәвешле Россия шикәренә ихтыяҗны арттырдылар. Бу, үз чиратында, бәясе бераз артуга китерде.

- Җитештерүчеләр белән дә, дистрибьютерлар һәм ритейл белән дә берничә эшлекле очрашу уздырдык. Адарның сүзләренә караганда, ихтыяҗ арту сәбәпле, алар сатып алына торган шикәр күләмен арттырганнар. Бу киштәләрне кыска вакыт эчендә кирәкле товар белән тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, ә хәлне тигезләү бәя хасил итүне стабильләштерәчәк, - дип өстәде Алексей Гусев. - Базардагы аерым уенчыларга килгәндә, алар бу хәлдән зур файда алу максатыннан намуссыз файдаланырга карар иттеләр, БР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе белән берлектә эшлибез.

 

Автор:
Читайте нас: