Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2022, 14:22

Башкортстанда авылда яшәүчеләргә ярдәм чаралары булачак!

Радий Хәбиров шул хакта сөйләгән.

Башкортстанда авылда яшәүчеләргә ярдәм чаралары булачак!
Башкортстанда авылда яшәүчеләргә ярдәм чаралары булачак!

 

Радий Хәбиров шул хакта сөйләгән.

 

2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда авыл территорияләрен үстерү программасы буенча 1,5 млрд. сумлык 80 проект гамәлгә ашырылган. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үз битләрендә сөйләгән.

«Халыкның 40 проценты диярлек авыл җирендә яши, һәм, әлбәттә, без авыл кешеләренә актив ярдәм күрсәтәбез. Аерым алганда, республикада авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы эшли. Аның буенча без торак шартларын яхшыртабыз, торак пунктларны төзекләндерәбез, социаль һәм инженерлык инфраструктурасы, юллар төзибез, авылда яшәү өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз”, дип язган Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, узган ел республиканың 17 районында 36 объект төзекләндерелгән, 4 торак пунктта — 33 км газүткәргеч линияләре, 8 авылда 48 км суүткәргеч челтәре үткәрелгән, Борай һәм Благовар районнарында өч комплекслы торак төзелеше проекты гамәлгә ашырылган. Шулай ук Әлшәй районының Раевка авылында 375 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Борай авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә башлады.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча 48 гаилә — торак шартларын яхшыртуга, тагын 27 гаилә — ташламалы найм килешүе буенча торак алды. Шулай итеп, программа шартлары буенча, 5 ел эшләгәннән соң, гаиләләр торакны үз милекләренә сатып ала алачак.

Фото: ГОРОБЗОР.Ру

Автор:
Читайте нас: