Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2022, 12:56

Иске Балтачта "Автоледиларга - чәчәкләр" акциясе узды

8нче март көнне руль артына утырып юлга чыккан гүзәл затларны котлап, аларга чәчәкләр тапшыру матур гадәткә әверелеп бара.

Иске Балтачта "Автоледиларга - чәчәкләр" акциясе узды
Иске Балтачта "Автоледиларга - чәчәкләр" акциясе узды

8нче  март көнне руль артына утырып юлга чыккан гүзәл затларны котлап, аларга чәчәкләр  тапшыру матур гадәткә әверелеп бара.

Балтач районы ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре быел да ул традициягә тугры булып калдылар.

Хәзер машина белән идарә итүче хатын-кызлар саны артканнан-арта бара. Игътибар белән карасаң, һәр биш шоферның берсе хатын-кыз дияргә дә буладыр. Әйе, чөнки алар өчен машина көндәлек тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе. Баланы балалар бакчасына, икенчесен мәктәпкә илтергә, үзенә дә эшкә өлгерергә, алданрак кайтып җитеп, иренә төшке аш әзерләргә, аннан баланы мәктәптән алып, түгәрәкләр, спорт секцияләренә илтергә, кич тагын балалар бакчасына барырга...

Инспектор таләбен үтәп, юлда тукталган хатын-кызларның күбесе, гадәттәгечә, документларын чыгарып күрсәтте. Котлау өчен туктатканнарын белгәч кенә автоледиларның эченә тынычлык керә.

– Менә нинди матур гадәт бар икән, – диде туктату сәбәбен аңлатып, бәйрәм белән котлап чәчәкләр тапшырганнан соң бер ханым. – Безгә бик ошады. Кәефләр күтәрелеп китте.

–Фух, нинди дә булса кагыйдәне боздым дип уйлаган идем, –ди елмаеп икенче автоледи. –Бик зур рәхмәт, көтелмәгән бүләк булды, – дип өстәде ул.  

ЮХХДИ хезмәткәрләре бәйрәм белән котлап, имин юллар теләделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында искәрттеләр. Алар  өчен рәхмәт сүзләре һәм сөйкемле хатын-кызлар елмаюы иң яхшы бүләк булды.

Лилия НӘБИУЛЛИНА,

 Балтач районы буенча ЮХХДИ бүлегенең

административ законнарны үтәү буенча инспекторы.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: