Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2022, 09:55

Түбән Карыш авылында шундый матур гаилә бар!

Түбән Карыш авылында яшәүче Наза Баһаветдинова узган елда “Ана даны” медале белән бүләкләнде.  Олы бүләкне Наза Мәгъзүм кызына районда үткән “Чемпионнар парады”нда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.

Түбән Карыш авылында шундый матур гаилә бар!
Түбән Карыш авылында шундый матур гаилә бар!

 

Түбән Карыш авылында яшәүче Наза Баһаветдинова узган елда “Ана даны” медале белән бүләкләнде.  Олы бүләкне Наза Мәгъзүм кызына районда үткән “Чемпионнар парады”нда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.

 

Наза Мәгъзүм кызы Кызыл Күл авылыннан. Иптәше Фәдис Газинур улы Анновка авылында туып-үскән. 2003нче елда Баһаветдиновлар гаиләсе барлыкка килгәнче, Ралия белән Газинур Баһаветдиновлар гаиләсендәге ике кыз арасында үскән бердәнбер малай Фәдискә хәрби хезмәткә алынып, ул вакыттагы ике еллык хезмәтнең ел ярымын канлы Чечня җирендә үтәргә туры килә. Бүгенге көндә ул кораллы бәрелешләрне бетерүдә катнашкан ветеран, вахта ысулы белән Башкортстан районнары буйлап йөреп эшли.

Наза белән Фәдис Баһаветдиновлар Түбән Карыш авылында төпләнеп биш сылу кызга гомер һәм тәрбия биргән кешеләр. Өлкән кызлары Лилия әнисе юлыннан атлаган, Уфа икътисад-сәүдә көллиятен тәмамлаганнан соң Себердә эшли, Альбина әлегә шул ук уку йортында укый. Алина Югары Карыш урта мәктәбенең — 5нче, Аделина —2нче сыйныфында белем ала. Камила авылдагы “Смешарики” балалар бакчасына йөри.

“Радуга” кулланучылар җәмгыятенең Түбән Карыш авылындагы кибете сатучысы. Йорт тулы мал-туар асраган ханым иртә таңнан йорт мәшәкатьләренә күмелә.

—Балалар ишле булгач рәхәт. Кул арасына керәләр, һәр эштә зур ярдәмчеләрем, — ди бәхетле ана.

Ә олыгайган көнендә улы, килене, оныклары хөрмәтен татып яшәгән ана, каенана, зур әни кешенең сөенече аеруча зур.

—Берүк исән-сау булып, үз балаларын тигезләре белән үстереп игелекләрен күрсеннәр, — дип әңгәмәгә кушылды күп балалы ананың каенанасы Ралия апа. —Егерме биш ел авылдагы участок хастаханәсендә санитарка булып эшләдем. Иптәшем 23 ел шул ук хастаханәдә тракторчы булды. Хәзер еш авырыйбыз. Икебез дә хастаханәдә ятып дәваланабыз. Балалар янда булгач, уңайлы. Киләләр, хәл беләләр, ярдәмәләшәр. Гаилә бәйрәмнәрен балалар, оныкларыбыз белән җыелышып үткәрәбез. Дөньяда тынычлык булсын!

Биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып үскән Наза Мәгъзүм кызы сабыйларын кече яшьтән хезмәт сөяргә, тыңлаучан булырга, заман үзгәрешләре алдында югалып калмаслык кешеләр итеп тәрбияләргә тырыша. Әлбәттә, гаилә башлыгы — ир кеше, әти сүзе, әти киңәше һәрвакыт өстен, аның урыны түрдә. 

—Балалар барысы да бергә җыелганда, йортыбызга бәйрәм төсе керә. Балалар дип яшибез. Һәр сабый үз бәхете белән туа. Ишле балалы булу һич кенә дә авыр йөк түгел, — ди Наза Мәгъзүм кызы.

Районда мондый лаеклы гаиләләр саны артканнан-арта бара, Наза Баһаветдинова “Ана даны” медале белән бүләкләнгән 103е ана!

—Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кадерле аналарны бәйрәм белән котлыйм, балаларыгыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен, яхшы укысыннар һәм, иң мөһиме, лаеклы кешеләр булсыннар дип телим. Иң мөһиме —дөньялар тыныч былсын! — диде ул очрашуның соңында.

Газим ТАЛИПОВ фотосы

Автор:
Читайте нас: