Җәмгыять
5 Марта 2022, 04:26

Уфа сити-менеджеры вазифасына дүрт кандидат дәгъва итә

Аларның берсе — якташыбыз Артур Шәйнуров.

Уфа сити-менеджеры вазифасына дүрт кандидат дәгъва итәУфа сити-менеджеры вазифасына дүрт кандидат дәгъва итә
Уфа сити-менеджеры вазифасына дүрт кандидат дәгъва итә

 

Аларның берсе — якташыбыз Артур Шәйнуров.

 

Уфа хакимияте башлыгы вазифасын биләүгә конкурста катнашуга кандидатлар кертү буенча конкурс комиссиясе сити-менеджер вазифасына дәгъва итүчеләрне билгеләгән. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Сигез кешедән дүртесе — Уфа хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Ратмир Мәүлиев, эшкуар Азамат Галин, «Уфагорсвет» МУП директоры Илдар Чанышев һәм шәһәр Советы депутаты Артур Шәйнуров сайлап алуны узганнар.

Конкурсның чираттагы туры 16 мартта Уфа шәһәр советы утырышында булачак.

Артур Шәйнуров 1966 елның 26 октябрендә Балтач районының Иске Балтач авылында туган.

Якташыбызга уңышлар телик!

Фото: prufy.ru

Автор:
Читайте нас