Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2022, 08:32

Иске Тимкә, Богдан авыллары халкына төзек суүткәргеч, юл кирәк

Богдан авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең 2021 елдагы эшчәнлеге  турында биләмә башлыгы Лениза Рамазанова отчет тотты.

Авыл советы территориясендә узган елның мөһим вакыйгалары дип, район җитәкчелеге объектларны файдалануга тапшыруны саный:

авылда яңа товарлыклы - сөтчелек фермасы ачылды. Ул Башкортстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидарис Гарипов җитәкчелегендә уңышлы эш алып бара. 200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән фермада саву залы, терлек азыгы цехы һәм персонал өчен бина бар. Кертелгән үз финанс чаралары күләме 10 млн. сумнан артык тәшкил итте;

- Иске Тимкә авылындагы «Нур» мәчете ишекләрен ачты. Авылдан чыккан һәм авыл халкы көче белән ел ярым-ике ел эчендә гыйбадәтханә бинасы төзелде. Авылда яшәүче һәр кеше үз көче һәм мөмкинлекләре белән уртак эшкә үз өлешен кертте: финанс ярдәме күрсәтте, осталыгын эшкә җикте, өмәләрдә катнашты. Мәчетне ачу тантанасында Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин катнашты.

Иске тимкәлеләрне әлеге вакытта хәрәкәттә булган, әмма инде бик тузган суүткәргеч борчый. Ул ярты авылдан үтә. Аның озынлыгы 2 км һәм 70тән артык йорт сусыз калырга мөмкин. Богдан авылында да шундый ук проблема. Суүткәргечләрне  ремонтлау һәм реконструкцияләү таләп ителә.

Тагын да кискен проблема — күп еллар дәвамында Иске Тимкә һәм Богдан авылларында яшәүчеләр Уразай авылыннан башлап автомобиль юлын ремонтлауны түземсезләнеп көтә. Капиталь ремонт проекты бар. Республика һәм федераль бюджетлардан финанслауны көтәләр.

Иске Тимкә, Богдан авыллары халкына төзек суүткәргеч, юл кирәк
Иске Тимкә, Богдан авыллары халкына төзек суүткәргеч, юл кирәк
Автор:
Читайте нас: