Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2022, 11:12

Башкортстаннан ике табиб COVID-19га каршы көрәш өчен дәүләт бүләкләре алды

Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Башкортстаннан ике табиб COVID-19га каршы көрәш өчен дәүләт бүләкләре алды
Башкортстаннан ике табиб COVID-19га каршы көрәш өчен дәүләт бүләкләре алды

 

Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

 

Россия Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшкән өчен илнең 228 табибына дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указга кул куйды. Мактаулы исемлеккә Башкортстаннан ике белгеч керде.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Башкорт дәүләт медицина университеты проректоры Виталий Викторов бүләкләнде. Пирогов ордены шул ук вузның дәвалау факультеты деканы Дамир Вәлишинга бирелде.

Указ текстыннан күренгәнчә, БДМУ хезмәткәрләре «югары профессионализм һәм медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү, коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү һәм булдырмау буенча намуслы эш өчен» бүләкләнде.

Ватандашларыбызны олы бүләкләре белән котлыйбыз! Саулык, катлаулы хезмәтләрендә җиңеллекләр, тагын да зуррак бүләкләр, югарырак үрләр яулауларын телибез.

Автор:
Читайте нас: