Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2022, 08:41

Владимир Путин Украинадагы махсус операциядә катнашучыларга 5 млн сум түләү турында хәбәр итте

Донбассны саклау буенча махсус операциядә катнашучыларга 5 млн сум күләмендә өстәмә түләү билгеләнәчәк. Бу хакта 3 мартта Россия Президенты Владимир Путин Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән киңәшмәне ачканда белдерде.  

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, операциядә яраланучыларга 3 млн. сум күләмендә өстәмә түләүне күздә тотарга кирәк.

“Һәлак булганнарның гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган пособие — 7 421 000 сум түләнәчәк. Моннан тыш, һәлак булганнарның гаиләләренә 5 млн сум күләмендә өстәмә акча биреләчәк”, — дип дәвам итте дәүләт башлыгы.

Махсус хәрби операция график нигезендә бара, барлык мәсьәләләр дә хәл ителә, дип өстәде ул. Путин Украинадагы сугыш өчен Нурмагомед Гаджимагомедовка Россия Герое исеме бирелүен билгеләп үтте.

Элегрәк Куркынычсызлык Советы киңәшмәсе барышында Путин ассызыклаганча, Украинадагы наемниклар һәм милләтчеләр тыныч тормыш кешеләрен һәм чит ил гражданнарын тере калкан буларак кулланалар. Шул ук вакытта Россия хәрби хезмәткәрләре батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр.

Пәнҗешәмбе көнне Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров белдергәнчә, РФ Кораллы көчләре сугышчылары Украинада иң зур хәрби базаны алган. Территориядә урнашкан складларда бик күп корал, сугыш кирәк-яраклары, амуницияләр генә түгел, ә заманча бронетехника да табылган.

Моннан тыш, РФ Оборона министрлыгында сөйләүләренчә, һөҗүм дәвам итә. Россия хәрбиләре ДНР бүлекчәләре белән чиктәш фланг нигезендә Благовещенка, Синяя Гора, Петровское, Шевченковское, Сладкая Балка, Ильченково, Очереватая һәм Новопрокоповка торак пунктларын контрольгә алдылар.

Донбассадагы хәл 2022 елның 17 февралендә кискенләшә. Донецк һәм Луганск халык  Республикаларындаукраина көчләре тарафыннан интенсив атулар турында хәбәр иттеләр. Россия территориясенә тыныч тормыш кешеләрен эвакуацияләүне, гомуми мобилизацияләүне игълан иттеләр, шулай ук аларның бәйсезлеген тануларын сорадылар. 21 февральдә РФ Президенты аларның суверенитетын тану турындагы указларга кул куйды.

24 февральдә Россия лидеры Украинада РФ махсус операциясе башлану турында игълан итте, аның максаты — Донбасс халкын яклау, илне денационализацияләү һәм демилитаризацияләү.

Автор:
Читайте нас: