“Балтач таңнары” гәзитенең Көндәшле авылында яшәүче даими авторы, каләм тибрәтүче Нәфис Хәмәтнуров шигырьләр иҗат итә. Аның шәлкеменнән бер күчтәнәчне дусларыбызга тәкъдим итәбез.
Туй көнемдә яңгыр яуды
(Җыр)
Туй көнемдә яңгыр яуды,
Күлмәгем дә чыланды.
Гайбәтчеләр начар уйлап,
Безнең көнне юрады.
Сөйгән ярым йөзгә карап,
Тамчыларны санады.
Санап беткесез бәхет дип,
Җилгә каршы атлады.
Ишек алды юеш, тайгак,
Мендәр шунда салынды.
Безнең тормыш менә шулай,
Яңгырлы көн башланды.
Яшь киленнәр ишетсеннәр,
Ходай көне изге ул.
Яңгыры да, мәхәббәттә,
Сөя белсәң коры ул.
Нәфис Хәмәтнуров