Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2022, 14:36

Башкортстан табибларын Донбасска алачаклармы?

"Күңел һәм йөрәк әрни": Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Донбасска юллауларын сораган татбибларга җавап биргән.

Башкортстан табибларын Донбасска алачаклармы?
Башкортстан табибларын Донбасска алачаклармы?

 

"Күңел һәм йөрәк әрни": Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Донбасска юллауларын сораган татбибларга җавап биргән.

 

Башкортстан медиклары Донецк һәм Луганск халык Республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итү өчен Донбасска барырга теләк белдерәләр. Билгесез калырга теләгән ак халатлы ГорОбзор  журналистына шул хакта сөйләгән. Үзенең Интернетта ирекле ярдәмчеләргә ничек язылырга кирәклеге турында мәгълүмат эзләве, тик тапмавы турында әйткән.

"Донецк һәм Луганск халкы өчен җаным һәм йөрәкем әрни. Юк, мин курыкмыйм. Тик менә җыелма булырмы әллә юкмы, билгеле түгел,» — дип фикерләре белән уртаклашкан ул.

Хатын интернет киңлекләрендә, янәсе, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Донбасска китәргә әзер белгечләр туплавы турындагы хәбәрләрне күргән. ЦУРа белгече Анастасия Матарас бу мәгълүмат-фейк, дип билгеләп үткән. Әмма Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә ГорОбзор журналистына әгәр алар үзләре теләгән очракта, ирекле ярдәмчеләр Донбасска бара ала, дип аңлатканнар.

«Нигездә, барлык табиблар да хәрби бурычлылар. Әлеге вакытта бернинди җыелма да алып барылмый. Тик теләк белдергән иреклеләр бар икән, алар БР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Тагын бер кат билгеләп үтәм, Россия Оборона министрлыгыннан, Россия Сәламәтлек саклау Министрлыгыннан һәм властьның башка органнарыннан рәсми хәбәрләр килмәде», — дип аңлатканнар Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Автор:
Читайте нас: