Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2022, 20:45

Югары Кансөяр авыл китапханәсендә “Гаилә – илнең төп байлыгы” чарасы үтте

Гаилә - тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул. 

Башкортстан Республикасы Корылтае карары буенча 1нче  март башкорт гаиләсе көне дип игълан ителде. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гади, 5 хәрефтән генә торган сүз, ә үзендә нинди олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә. 
            Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга-ашыга, сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул. 

Бу көнгә багышлап Югары Кансөяр авыл  китапханәсендә  “Гаилә – илнең төп байлыгы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бергәләшеп  гаилә кыйммәтләре, башкорт гаиләсенең  гореф-гадәтләре һәм йолалары турында әңгәмә үткәрелде.  Чарага багышлап әдәбият күргәзмәсе дә  оештырылган иде. Анда авыл китапханәсе фондыннан гаилә тарихы һәм гореф-гадәтләре  буенча китаплар тәкъдим ителде.

Чара барышында катнашучылар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, үзләренең гаилә традицияләре белән бүлештеләр, башкорт шагыйрьләре Рами Гариповның һәм Ангам Атнабаевның  мәхәббәт һәм гаилә турында шигырьләре  белән таныштылар.

Югары Кансөяр авыл  китапханәсендә “Гаилә – илнең төп байлыгы” чарасы үтте
Югары Кансөяр авыл  китапханәсендә “Гаилә – илнең төп байлыгы” чарасы үтте
Югары Кансөяр авыл  китапханәсендә “Гаилә – илнең төп байлыгы” чарасы үтте
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә “Гаилә – илнең төп байлыгы” чарасы үтте
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: