Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2022, 08:46

Көндәшле – Рәхимкүл авыллары арасы кардан тазартыла

Бу эштә көндәшле авыл биләмәсенә районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең куәтле техникасы ярдәмгә килә.

Быел кар бик күп булганлыктан, икешәр зур техника, К-700 техникасы белән дә ачулары бик авыр. Авыл кырыендагы урамнарда өй биеклеге кар өемнәре. Шул урамнарны да шушы техника ярдәмендә ачуны тәэмин итәбез. Авыл эчендәге урамнарны юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең Т-150 тракторын хезмәтләндергән Рөстәм Нурисламов белән килешү төзелгән. Әмма кар күп булу сәбәпле, басу кырыендагы урамнарны ачарга аның гына көче җитми. Иртә таңнан идарә техникасы авыл араларындагы идарә карамагындагы юлларнын ача. Аннары авыл эчендәге урам юлларына юллана. Тырыш егетләргә: К-700не хезмәтләндерүче Рөстәм Нурисламов, Ильдус Шакиров, Вадим Ахтариевларга авыл биләмәсе исеменнән зур рәхмәт белдерәм.

Флюр Акберов, Көндәшле авылы биләмәсе башлыгы

Көндәшле – Рәхимкүл авыллары арасы кардан тазартыла
Көндәшле – Рәхимкүл авыллары арасы кардан тазартыла
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: