Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 февраль 2022, 09:08

Ватанны саклаучылар көне Маталыларны бергә җыйды

Илебез канкойгыч вакыйгаларны күп кичерде. Ватанпәрвәрлек хисе җиребезгә куркыныч янаган саен куркусыз батырлар, каһарманнар тудырды. Ил язмышы хәл ителгәндә алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Бөек Ватан сугышы геройлары, локаль конфликтлар ветераннары үрнәгендә яшь буын тәрбияләнде. Ватанны саклаучылар көне – армия чыныгуы үткән барлык ир-атларның, бүген сугышчан постта торучы солдат һәм офицерларның бәйрәме. 

Әлеге бәйрәм ул – көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче граңданнарның һәрчак иң югары максаты булды. Һәм алга таба да шулай булачак, чөнки ата-бабаларыбыздан килгән тәрбия нигезендә ватанпәрвәлек рухы салынган.

Мата авылы мәдәниять йортында “Көч сынашыйк” дип аталган кичә уздырылды. Бәйрәмне матур котлаулар белән ачып җибәргәннән соң, малайлар  “Орлёнок” һәм “Безкозырка” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Нинди генә ярышлар булмады: “Разведчиклар”, “Авыр минутлар”, “Әсирлектә”, “Авиабомба”, “Армия ашы”, “Әнигә хат” һәм башкалар. Алар үзләрен тапкырлыкта, җитезлектә, чыдамлыкта һәм тизлектә – бар яктан күрсәттеләр.

Сынаулар бик матур һәм кызыклы булды, әмма берсе аерылып торды. Бу сынауда катнашучыларның һәрберсенә залдагы берәрсе белән танышырга кирәк иде. Төрле кеше була бит инде. Кайберәүләр танышкан вакытта уңайсызлана, ә кемгәдер танышу бик гади, күңелле һәм җиңел бирелә. Ләкин оештыручылар бу конкурсны бераз катлауландырырга уйлаганнар: гади генә танышу түгел, ә һәрбер катнашучы образга керергә тиеш булачак. Ә менә танышу вакытында кайсы егет кайсы образга керүне җирәбә билгели. Биремнәр язылган карточкалар өлешкәннән соң, шунда язылган образлар буенча катнашучылар залга төшеп үзенә охшаган кешене сәхнәгә чакырып, микрофон алдында үзләре белән таныштырдылар. Алар бер дә югалып калмадылар, ә киресенчә, тыныч инструменталь көй астында чыгыш ясап кичәгә тагы да бер төрле матур ямь өстәделәр.

 Катнашучылар  хәрби темага арналган сорауларга да җитди җавап биреп үз командаларына баллар оттылар. Ә инде ярышлар арасында күңелләрне тибрәтерлек дәртле җырлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Кичә кызык һәм үзенчәлекле үтте. Чара  ахырында  жюри әгъзаләре дуслык җиңде дип игълан итте һәм һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.  

Фиргать НӘБИУЛЛИН.

Ватанны саклаучылар көне Маталыларны бергә җыйды
Ватанны саклаучылар көне Маталыларны бергә җыйды
Ватанны саклаучылар көне Маталыларны бергә җыйды
Ватанны саклаучылар көне Маталыларны бергә җыйды
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: