Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе hәрвакыт актуальлеген югалтмый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү проблемасы җәмгыять өчен иң мөhим мәсьәләләрнең берсе. Хәзерге вакытта патриотизм, гражданлык тәрбияләү - шактый авыр бурыч, аны хәл итү сабырлык таләп итә. Нәкъ менә патриотик тәрбия бала шәхесенең формалашуында, үз иленең гражданинын формалаштыруда мөhимнәрнең берсе булып тора. Һәм бу тәрбия иң иртә яшьтән башлана.
Илебезнең кечкенә гражданнары – ул җәмгыять өчен иң кадерле hәм иң кирәкле. Киләчәктә Ватаныбыз белән ниләр булачагы да бу буын тәрбияләүче өлкәннәребезгә бәйле. Шуңа күрә илебез патриотларын тәрбияләү өчен төп җаваплылык балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр җилкәсенә төшә. Мәктәпкәчә учреждениегә даими йөреп, балалар кирәкле белем генә алып калмыйча, үз иленең hәм кече ватанының мәдәниятенә дә тартыла, шулай ук күзаллауларын киңәйтә, яңалыкларын өйрәнә.
21нче февраль көнне Түбән Карыш авылы “Смешарики” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм булып узды.
Бәйрәмгә әзерлек вакытында бик зур эшләр башкарылды. Патриотик темага сәнгать әсәрләре укыдылар, балаларны хәрби һөнәрләрнең төрлелеге һәм үзенчәлекләре белән таныштырдылар, армиядә хезмәт итү турында күзаллаулар формалаштырдылар. Җырлар, шигырьләр һәм биюләр өйрәнелде.
Шундый бәйрәм – ул баланың тормышына якты вакыйга булып кереп, хәтердә озакка кала. Чара балаларга яңа белем алу мөмкинлеге бирә, төрле эшчәнлек төрләренә кызыксыну уята һәм үстерә.