Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2022, 18:42

Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр

Район Хакимияте бинасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Тәтешле, Балтач районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов яугир-интернационалистлар, Чечня җирендәге кораллы бәрелешләрдә катнашкан ветераннар, күптән түгел хәрби хезмәттә булып кайткан егетләр, булачак Ватан сакчылары-юнармиячеләр белән очраштылар.

Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр

 

Район Хакимияте бинасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Тәтешле, Балтач районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, яугир-интернационалистлар, Чечня җирендәге кораллы бәрелешләрдә катнашкан ветераннар, күптән түгел хәрби хезмәттә булып кайткан егетләр, булачак Ватан сакчылары-юнармиячеләр белән очраштылар.

 

1979-1989 елларда Әфганстан җирендә хәрби хезмәтен үткән 39 райондашыбыз әлеге көндә районда гомер кичерә. Алар инде 50, 60 яшьне узган ир-егетләр.

Очрашуга 2017, 2018, 2019  елларда Ерак Көнчыгышта, Оренбургта, Чиләбе өлкәсендә урнашкан төрле гаскәрләрдә хәрби хезмәтләрен үтәп кайткан егетләр Радмир Галиев (Асавка авылы), Иске Балтачтан Айдар Гасимҗанов һәм Илнур Сафутдиновлар чакырылган иде. Бу егетләр өчесе дә әлеге вакытта уңышлы эшләп йөриләр. Радмир Галиев — район мәдәният сараенда, Айдар Гасимҗанов вахта ысулы белән себер тарафларына йөреп эшли. Илнур Сафутдинов эшчәнлек юлын полиция хезмәте белән бәйләгән.

—Ватанны саклаучылар көне — кыюлар, көчле кешеләр көне. Арабызда Әфганстан сугышын үткән, Чечня җирендәге канлы бәрелешләрдә булган кешеләр, әле күптән түгел хезмәт итеп кайткан егетләр, булачак илебез сакчылары бар. Үсеп килүче буын вәкилләрен хәрби-патриотик рухта тәрбияләү эшен тагын да көчәйтәсе иде. Шул уңайдан сезнең дә тәкъдимнәрне ишетәсе килә. Сез – безнең горурлык. Әфганстан сугышын үткән райондашларыбыз арасында авыл старосталары, авыл биләмәсе башлыгы һәм башка җаваплы вазифаларда эшләгән кешеләр бер. Бәйрәм алдыннан барыгызга да ныклы саулык, башлангычларның тормышка ашуын телим, — диде Илгиз Субушев.

Ансар Фазылкарам улы Балтач районы егетләренең хәрби хезмәттә сынатмаулары, яхшы үрнәк күрсәтүләре турында горурланып сөйләде.

—Әфганстан сугышында, Чечня җирендәге канлы бәрелешләрдә, кызганычка каршы, күп ир-егетләребезне югалттык. Аларны онытырга хакыбыз юк. Туганнары, якыннарының, бүгенге көндә исән хезмәттәшләребезнең хәлен белеп, сөендереп яшик, — диде.

Әфганстан һәм локаль сугышларда катнашкан балтачлыларның район советы рәисе Рәфис Закиров очрашуга килгән райондашларын тәбрикләде һәм киләчәктә Әфган сугышында башларын салган (алар районнан алты кеше), хезмәтен тәмамлап кайтып тыныч тормышта арабыздан киткән райондашлар һәм әлеге көндә исән-сау гомер иткән яугир-интернационалистларның истәлеген мәңгеләштергән китап нәшер итү тәкъдмен кертте.

Рәфис Хәбибрахман улының әйткәне исәпкә алынды һәм алдагы көннәрдә бу  тәкъдим буенча кабат сөйләшүгә җыелырга килешенде.

Газим Талипов фотолары

Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Балтачта Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: